ЯҢАЛЫКЛАР

3
март, 2026 ел
сишәмбе

Җир кишәрлекләрен төзелеш калдыклары (кирпеч сугу, биналарны ачыклаудан чүп-чар, бордюрлар һ.б.) белән чистарту закон тарафыннан тыелган.

2026 елның 1 мартыннан барлык җир кишәрлекләре милекчеләре үз территорияләрен инвазив (чит) үсемлекләрдән якларга тиеш. Элек мондый бурыч авыл хуҗалыгы җирләре хуҗаларында гына булган.

Саба туган якны өйрәнү музеенда татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул - татар халкының күренекле улы, иҗаты һәм хезмәтләре белән күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре: язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина, шулай ук журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенгесе көндә дә редакциядә хезмәт куючы Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар да аның язган хикәяләрен, мәзәкләрен укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эшен алып баралар.

Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында Консультация кисәтү

2026 елның 28 февралендә Тимершык авылында  Тимершык авыл җирлеге командалары  арасында Гәрәев Илнур Габделбәр улы, Яхин Ильнур Галимулла улы, Нуруллин Илнар Илдар улы, Даминов Зөлфәт Габделхай улы истәлекләренә волейбол уены ярышлары узды.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге

Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» һәм «Зоотерапия» социаль практикаларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсенә йөрүчеләр һәм «көмеш» яшьтәге гражданнар өчен кызыклы һәм танып белү чарасы – «Симба» альпак паркына бару оештырылды.

2026 елның 4 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

 төнлә бозлавык;

- төнлә һәм көндез буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәккә начарая; көчле җил тизлеге 15 м/с;

юлларда көчле бозлавык (Казан шәһәрендә дә).  

Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәл килеп чыгу (һәлакәтләр) куркынычы

Гадәттән тыш хәлләрнең (вакыйгаларның)техноген чыганаклары

Техноген янгыннар, көнкүреш газы шартлау, кешеләрнең ис газы белән агулану куркынычы

ТКХ объектларында куркынычлар (аварияләр), электр, су һәм газ белән тәэмин итүне сүндерү

Гадәттән тыш хәлнең табигый чыганаклары

(хәл)

Бина һәм корылмаларның түбәләреннән, текә битләүләрдән кар һәм боз массалары төшү, киң форматлы түбә конструкцияләренең җимерелү һәм зыян күрү куркынычы

Электр белән тәэмин итү системаларында авария куркынычы электр линияләре һәм элемтә линияләре зарарлану (өзелү), аз ныгытылган, киң форматлы конструкцияләр һәм манара краннары ишелү, агачлар аву белән бәйле

Авиация транспортындагы һәлакәтләр һәм аэропортлар эшендә хокук бозулар белән бәйле куркынычлар

Республика автомобиль юлларында юл-транспорт һәлакәтләренең артуы, транспортта авария хәлләре, хәрәкәтнең чикләнүе белән бәйле гадәттән тыш хәлләр (һәлакәтләр) килеп чыгу куркынычы

Кешеләрнең сулыклардагы боз астына төшеп китүе белән бәйле гадәттән тыш хәлләр (вакыйгалар) килеп чыгу куркынычы

Белешмә: куркынычлык дәрәҗәсе күрсәткечләре

- куркынычлыкның югары дәрәҗәсе; - куркынычлыкның уртача дәрәҗәсе;

- куркыныч дәрәҗәсе югары; - куркыныч дәрәҗәсе түбән.

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында профилактик чаралар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International