ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2025 ел
чәршәмбе

   Кече Шыңар мәдәният йорты каршындагы «Нур» халык театр коллективы көзге каникул көннәрендә Саба районының төрле авылларында  балаларга Д.Зыятованың «Ахмак куян» әкиятенә нигезләнеп куелган спектаклен күрсәтте.

   Театр могҗизалар эшли: күңелне күтәрә, тәрбияли, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Әкиятнең сюжеты гади: мактанчык куян төлкене алдап чокырга төртмәкче була, ләкин чак  кына төлке тәпиенә эләкми кала. Бу бәладән куянны керпе дусты коткара.

   Әкият декорацияләре, матур күңелле музыка,  кызыклы  сюжет балаларны әсир итте.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йорт –Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала- концерты булды. Тантанада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

Тэги: Зилә Вәлиева

Игътибар, суны сүндерү!

Халыклар бердәмлеге көненә безнең клубта район архивы җитәкчесе Лилия Гәрәева белән очрашу булды. Тема - "Мин яшәгән авыл".

Юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проектын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тоору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге вәкилләре Ләйсән Уйбекова һәм Ләйсән Закирова белән очрашу оештырылды.

«Идел елгасы ага» композициясен башкаруга сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры да кушылды.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең рәсми сайтында #МУЗЫКАВМЕСТЕ «Бөек ил җырлары» проектына багышланган яңа бүлек барлыкка килде.

Кискен респиратор вирус инфекциясе яки грипптан соң барлыкка килгән катлауланулар еш кына авыруның үзеннән дә җитдирәк булырга мөмкин. Вирус инфекциясе аркасында көчсезләнгән организм һәрвакытта да бактериаль йогышлы авыруга каршы тора алмый. Бу турыда  Алабуга үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International