ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын арттыру максатыннан, 2025 елның 13 ноябрендә 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр, эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.

29 октябрьдә Сарман балалар сәнгать мәктәбе базасында семинар узды. Семинарда «Иннополис Университеты» вәкиле Никифорова Юлия Сергеевна катнашты.

30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Ул безнең барыбызга да катлаулы һәм каршылыклы тарихыбызның кайгылы битләрен искә төшерә.

Бу көнне миллионлаган кеше нигезсез рәвештә репрессияләргә дучар ителгән, лагерьларга һәм колонияләргә, сөргенгә җибәрелгән, Сталин терроры елларында һәм сугыштан соңгы елларда гомерләреннән мәхрүм ителгән туганнарын һәм якыннарын искә ала.

1974 елның 30 октябрендә Мордва һәм Пермь лагерьларының сәяси тоткыннары СССРда сәяси репрессияләргә каршы протест белдереп ачлык игълан иткән вакыйгалар истәлекле дата булып хезмәт итте. Шуннан бирле Совет сәяси тоткыннары ел саен 30 октябрьне сәяси тоткын көне буларак билгеләп үттеләр.

Рәсми рәвештә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне беренче тапкыр 1991 елда РСФСР Югары Советы карары нигезендә билгеләп үтелә.

Бу көннәрдә матәм акцияләре һәм истәлекле чаралар - митинглар, репрессияләнүчеләр һәйкәлләренә чәчәкләр салу, уку йортларында «Хәтер дәресләре» һ.б. үткәрелә.

Массакүләм сәяси репрессияләр - миллионлаган кеше һәлак булган илебез тарихында иң кайгылы битләрнең берсе. Милли фаҗигаләр турындагы хәтер, ил тарихының героик битләре турындагы хәтер кебек үк, изге булырга тиеш. Террор һәм репрессияләргә һәм бу җинаятьләрне үз халкына каршы кылган кешеләргә бернинди аклану юк. 

Шунысы мөһим, бүген массакүләм Күмү урыннарын эзләү, һәлак булганнарның исемнәрен торгызу һәм тернәкләндерү эшләре дәвам итә. Музейлар һәм архивлар буыннан-буынга башыннан кичкәннәрне кадерләп сакларга һәм тапшырырга тиеш.

Бүген безнең районда 10 кеше репрессия корбаны статусын йөртә.

Хөрмәтле якташлар! Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Барлык авырлыкларны җиңеп, үзегездә яшәү көчен югалтмавыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.

22-24 октябрь көннәрендә Мәскәүдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының Бөтенроссия форумы узды.

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Төньяк Осетия делегациясен кабул итте

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларга сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

"30 октябрь - Сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көне. Бу - бернинди гаебе булмаган килеш, язмышлары чор рәхимсезлеге белән сындырылган кешеләрне искә алу көне. Алар гаделсез гаепләүләр, әхлакый газаплар, ачлык һәм лагерьлар салкыннары аша үттеләр." - диелә мөрәҗәгать текстында.

 

Конкурсның максаты: перспективалы эшләнмәләрне стимуллаштыру һәм Россиянең технологик лидерлыгына ирешү өчен яңа идеяләр эзләү.


29
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов агымдагы елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының XV утырышында «2026 елга һәм 2027 һәм 2028 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау кысаларында 2026-2028 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш фаразлары буенча доклад белән чыгыш ясады.

Быел җир, транспорт һәм мөлкәт салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International