ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе

 Соңгы аралада гражданнарга массакүләм рәвештә "барлык пенсионерларга, янәсе, ашыгыч рәвештә социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә һәм  пенсияләрен цифрлы сумга күчермәсеннәр өчен гариза язарга кирәк" дигән хәбәрләр тараталар. Әлеге хәбәрләр ялган, дөреслеккә туры килми.

        Россия Социаль фонды пенсияләрне цифрлы сумга күчерми, һәм күчермәс өчен  гражданнардан бернинди гаризалар да таләп ителми. Социаль фондның  клиент хезмәтләрендә ялган хәбәрләрдә әйтелә торган гаризаларның махсус формалары юк.

        Мондый хәбәрләр социаль киеренкелек тудыра һәм мошенниклар тарафыннан шәхси мәгълүматлар алу яки гражданнарны финанс схемаларына җәлеп итү өчен кулланыла. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге тикшерелмәгән текстларга ышанмаска киңәш итә, хәбәрләрдә "ашыгыч килергә", "кул куярга", "датага кадәр өлгерергә" яки "барлык танышларга тапшырырга" өндәмәләре булган очракта аеруча игътибарлы булырга кирәк.

        "Мондый эчтәлектәге теләсә нинди хәбәрләр - фейк. Пенсияләрне түләү гадәти тәртиптә дәвам итә, ә гражданнарга бернинди өстәмә гамәлләр кылырга кирәкми. Республика халкыннан бары тик рәсми мәгълүмат чыганакларына гына ышануыгызны сорыйбыз», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

        Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.

        Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

Татарстанда «Беренчеләр Хәрәкәте» сафларындагы казанышлары өчен чыгарылыш сыйныф укучылары кайбер югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар ала алачак.

Россия фәнни фонды Россия Федерациясе субъектлары катнашында технологик лидерлыкны тәэмин итү буенча илкүләм проектлар (НПТЛ) кысаларында гамәли тикшеренүләр конкурсларына гаризалар кабул итүне ача.

Россиядә медицина сурәтләрен анализлау өчен универсаль ЯИ-«Инновит» системасы прототибын эшләделәр.

ICL SOFT Россия базарына даруларны теркәү һәм тиз арада чыгару өчен ЯИ булдырган.

Казан федераль университеты һәм Санкт-Петербургның «ЛЭТИ» дәүләт электротехника университеты фәнни коллективы гиперспектраль анализның («оптического отпечатка» технологиясе) реаль вакыт режимында биопленкаларның бактериаль бергәлекләренең төр составын билгеләргә һәм аларда куркыныч микроорганизмнар булуын ачыкларга сәләтле булуын күрсәткән.

Республиканың янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре иң кечкенәләр янына ышаныч телендә сөйләшергә килә. Татар Әхмәте авылының «Малыш» балалар бакчасында Юхмачы авылын саклау буенча аерым пост бүлеге башлыгы укырга өйрәнүчеләр белән очрашты. Ни өчен шырпы балаларга уенчык түгел, төтен чыкканда үзеңне ничек тотарга һәм ни...


11
март, 2026 ел
чәршәмбе

10-11 март көннәрендә Әгерҗе шәһәрендә «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең өченче зона этабы узды.

11 нче март көнне 6 нчы Б сыйныфы укучылары "Ветеран белән ял көннәре" дигән Хезмәт десанты оештырдылар. Гафонова Сания Гали кызы кызларыбызны бик җылы кабул итте, үзе һәм сугыштан соңгы авырлыклар турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International