03.03.2026 га ашыгыч кисәтү.
2026 елның 28 февралендә Лениногорск шәһәренең шәхси торак йортларының берсенең йорт яны территориясендә (мунчада) янгын чыккан. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк.
2 март көнне, хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., А.Булатов исемендәге лицейның 8 А сыйныф укучылары өчен “Без наркотикларсыз яшәү яклы” дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Әнгәмә Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көненә багышланган.
Коммуналь хезмәтләргә түбәләрне, подъезд козырекларын кардан чистарту таләпләрен үтәүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бигрәк тә кешеләр күп була торган социаль әһәмиятле объектларга.
03.03.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 3 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көтелә:
- көчле кар, юеш кар (тәүлеккә 10-15 мм, бу айлык нормадан 40-50% ка туры килә);
урыны белән буран, бозлавык, томан;
- күренешләрдә күрүчәнлекнең 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараюы;
- юлларда көчле бозлавык, кар көртләре.
03.03.2026 ашыгыч кисәтү
Урамда игътибарлырак булыгыз!
Түбәдә җыелган кар массасының җыелуы бик куркыныч!
Әлеге олимпиада да Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галимова Нәфисә ( җитәкчесе Хакимов Р.Р. ) җиңүче, Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гаязов Азамат (җитәкчесе Гаязов М.Г.) призер булдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
Инде традиция буенча, февраль аенда һәм март башында, һәр төркемдә "тәрәзә төбендәге бакча" бизәлеше башлана. Һәм, әлбәттә, иң беренче үсемлек суган була. Балалар суганчыларны кызыксынып карадылар, аларның төзелеше һәм утырту этаплары белән таныштылар. Суган утырту - тәҗрибә дә һәм беренче яшел витаминнар. Беренче яшеллек балаларның күз алдында өлгергәч, моннан да күңеллерәк нәрсә юк. Ә үсемлекнең үсүен күзәтү процессы кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә ярдәм итә. Балаларда үстерелә торган үсемлекләрнең матурлыгына соклану һәм үз хезмәт нәтиҗәләре белән горурлану сәләте туа.
Балалар өчен суган утырту процессы кызыклы иде, ә хәзер барысы да түземсезлек белән нәтиҗәне көтәчәк!☘️🧅