ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Кышкы җылыну һәм температураның кискен үзгәрүе биналарның түбәләрен югары куркыныч зонасына әйләндерә. Җыелган кар һәм боз теләсә кайсы вакытта — кисәтүләрсез төшәргә мөмкин. Моның бәясе кайчак артык югары була: имгәнүләр, автомобильләр зыян күрү, милек бозылган.

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, авыл хуҗалыгы техникасын 2026 елның язгы-кыр эшләренә әзерләү максатыннан, хуҗалыкларның баланста торган тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау графигы нигезендә,  2026 елның 30 мартыннан 10 апрельга хәтле район хуҗалыкларында тракторларга хәм арбаларга техник карау чарасы уздырылачак.

Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 2 мартта 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 3 мартында төнлә һәм 2026 елның 3 мартында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә түбәндәгеләр көтелә: - көчле кар, юеш кар (тәүлеккә 10-15 мм күләмендә, бу айлык норманың 40-50% соответств туры килә); - урыны белән буран, бозлавык, томан; - күренешләрдә күрү мөмкинлеге 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начараю; - юлларда көчле бозлавык, кар көртләре.

Бүген Теләче  3нче номерлы балалар бакчасында Теләче районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен семинар узды. Төп тема булып мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотизм һәм гражданлык тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләре торды.

Игътибар! Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, бина түбәләреннән кар һәм бозлар төшүе ихтимал.

Ел башыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә 345 мөрәҗәгать кергән, шуларның 203е хәл ителгән, калганнары эштә.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта катнашты.

Утырыш Биектау районының Чыршы авылында узды.

Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге Советы Рәисе Дмитрий Зубов һәм башкалар Татарстан Кулланучылар җәмгыятьләре берлеге күргәзмәсен карадылар, анда авыл хуҗалыгы кооперациясе предприятиеләре үз продукцияләрен күрсәттеләр.

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең иминлек» темасына дәрес үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International