Иске Урыссу мәктәбендә кайнар туклану сыйфатына ата-аналар контроле узды.
2026 елның 1 мартында «Саба – Арена» спорт» белем бирү муниципаль бюджет учреждениесендә "ТР шәхси кубогы - 2026 "ның 1нче турына сайлап алу ярышлары узды. Ярышларда Саба, Кукмара , Балтач һәм Теләче районнары спортчылары катнашты. Түбәндәге спортчылар чемпион һәм призер булды: 2011 елда туган һәм өлкәнрәкләр-В төркеме, ирләр: 1 урын - Галимуллин Рәсүл ( Байлар Сабасы) 2 урын- Мәүлетов Булат (Саба) 3 урын - Гайнетдинов Рәсүл ( Теләче), Сабиров Рүзәл (Балтач) 2011 елда туган һәм өлкәнрәк , кызлар: 1 урын - Җаббарова Фәридә ( Теләче) 2 урын-Саруханян Милена (Теләче) 3 урын-Васильева Ксения (Кукмара), Кельмакова Азалия (Кукмара) 2012 елда туган һәм кечерәк, малайлар: 1 урын-Идрисов Нияз (Саба) 2 урын-Сабиров Илназ ( Саба) 3 урын-Сафин Әгләм (Саба), Йомагулов Зөлфәт (Саба) 2012 елда туган һәм кечерәк, кызлар: 1 урын- Әхмәтшина Камила (Саба) 2 урын - Хәбибуллина Нәргизә(Саба) 3 урын - Гыйләҗева Тәнзилә (Теләче), Гыйләҗиева Мәдинә (Теләче) Чемпионнарны,тренерларны ,призерларны котлыйбыз һәм 2026 елның 14-15 мартында Базарлы Матак авылында узачак республика турында уңышлар телибез.
Аккредитация экспертизасына җәлеп ителә торган экспертларны аккредитацияләү
2026 елның 28 февралендә Октябрьский шәһәрендә Советлар Союзы герое Т. Л. Нуркаев истәлегенә багышланган турнир узды.
28 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Биредә 21 мәктәптән спорт сөюче укучылар көч сынашты.
Командалар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
1-9, 1-11 сыйныфлар:
1 урын: Эзмә урта мәктәбе;
2 урын: «ОНИКС» Мәгариф үзәге;
3 урын: Саба гимназиясе.
Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк бирелде. Котлыйбыз!
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия утырышында катнашты.
Финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасы 3 мартта старт алды һәм 2 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Инвалид кешеләрнең җәмгыятькә тулы интеграциясен тәэмин итү – Татарстан Республикасы социаль сәясәтенең өстенлекле бурычларыннан берсе булып тора. 2026 елда төбәгебез Россия Федерациясенең «Уңайлы мохит» дәүләт программасы кысаларында инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру буенча мөһим чараларны гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;
ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.
Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.
"Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык керемнәре ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.
Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.
Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел. Бу очракта ата-
аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга. 6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы гражданин кире кайтара ала.
Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
2026 елның 28 февралендә Теләче муниципаль районы башлыгы призына 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.