26 февраль көнне районыбызда «Мәдәни мирас» бәйгесе үтте. Чараның төп максаты — укучылар арасында татар халкының милли мирасын популярлаштыру, мәдәниятебезгә карата кызыксыну уяту һәм гореф-гадәтләрне саклау.
Бу чарада Мичән төп мәктәбе укучылары да катнашты. Укучыларының мактаулы Ill урын яулавы — зур горурлык! Бу уңыш — тырыш хезмәт, бердәмлек һәм милли мәдәниятебезгә булган хөрмәт нәтиҗәсе. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гөлгенә Наилевна, Миләүшә Салихвнаны III урын алулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Патриотик айлык кысалары нигезендэ “Хезмәттәш” методик берләшмәсе укытучылары, Мичән төп мәктәбе җитәкчеләре белән берлектә, эти - энилэр арасында “Кышкы манзара” дип аталган спартакиада үткәрделәр. Бәйрәм куңелле мизгелләргә бай булды. Һәркем ярышларда катнашты, апалар- абыйлар җилкенеп, үҗәтләнеп җиңүгә ашкындылар. Соңыннан өлкәннәр дә, балалар да көлдә пешкән бәрәңге белән кайнар чәйдән авыз иттеләр. Һәркем бу үзенчәлекле ярышлардан канәгать калды.
Дәүләт Думасы хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга өстәмә ялга хокук бирә торган закон кабул итте. Федерация советы шулай ук әлеге документны үзенең пленар утырышында хуплады.
27-28 февральдә Италиянең Падола шәһәрендә кышкы триатлон һәм дуатлон буенча дөнья беренчелеге узды. Татарстан спортчылары ике алтын һәм ике бронза медаль яулады.
8 мартта искиткеч бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әниләргә, эбиләргә аерым җылылык, ихласлык һәм тирән рәхмәт хисләре белән тулы.
Авыл клубында открытка ясау буенча мастер-класс узачак. Мастер-класста әнигә төсле кәгазьдән матур открытка ясадылар. Өстәмә рәвештә аны төсле чэчэклэр һәм язулар белән бизәделәр. Безгә эш өчен бары тик картон, төсле кәгазь, скотч, җилем һәм кайчы гына кирәк булды.
Үз куллары белән ясалган открытка якын кешесенә үзенең кабатланмаслыгы һәм бүләк итүченең салынган күңеленең бер өлеше кебек күңелне нечкәртә торган «бонус» белән сөендерәчәк.
Йөклелек - ул шатлыклы көтү генә түгел, ә зур җаваплылык та! Сәламәтлегеңә аерым игътибар бирү мөһим.
2026 елның 2 мартында Казанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә республика конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды һәм эшчәнлекләренең 20 еллыгына багышланды.
«Дәүләт кадастр бәяләве турында» 237‑ФЗ 16 статьясының 1 өлеше нигезендә үзәк дәүләт комитеты Күчемсез мөлкәт объектларының, яңа исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының, элек исәпкә алынган күчемсез мөлкәт объектларының, БДКМРНГА алар турында белешмәләр кертелгән очракта, шулай ук БДКМРН белешмәләренә үзгәрешләр кертелгән күчемсез мөлкәт объектларының кадастр бәясен билгели
Апрельдә Беларусь башкаласында Беларусь-Рәсәй туристлык конгрессын, “Ял – 2026” һәм Expo HORECA Minsk күргәзмәләрен кертеп, чаралар сериясе узачак, алар Беларусь, Рәсәй һәм БДБ илләреннән хакимият, бизнес вәкилләрен һәм туризм өлкәсендәге башка экспертларны берләштерәчәк.
Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган «Яшел Зачет»экологик грамоталылык дәрәҗәсен бәяләү буенча Бөтенроссия конкурсының финалы узды. Быел иң яхшылар исеме өчен бөтен илдән 550 студент һәм мәктәп укучысы көрәште.