ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Күчмә тикшерү кысаларындаик буе идарәсе инспекторлары Актүбә бистәсенең садашев урамы, 1в йортында урнашкан автомобиль юу урынында булдылар.

Оешмаларның һәм гражданнарның электрон почталарына ведомстводан «Бәйрәм сертификатлары» турында ялган мәгълүматлы хәбәрләр килә башлаган.

 

2026 елның 1 мартыннан проект документациясенә һәм (яисә) инженер эзләнүләре нәтиҗәләренә экспертиза үткәрүгә кагылышлы үзгәрешләр үз көченә керде.

ТР Икътисад министрлыгы сораштыруны башлап җибәрде. Анда төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре булган 18 яшьтән алып 90 яшькә кадәрге гражданнар - укучылар, студентлар, эшчеләр, хезмәткәрләр, җитәкчеләр, шәхси эшмәкәрләр, пенсионерлар һәм эшсезләр катнаша ала.

Бүген Куйбышев затоны бистәсендә мөһим вакыйга булды – КООП бренды астында кибет ачу. Мондый кибетләрне Кама Тамагында да ачу планлаштырыла

2026 елның 4 мартында хәбәр итү системасын комплекслы тикшерү узачак

Планлы эшләр белән бәйле рәвештә, иртәгә, 3 мартта 9:30 дан 12: 00 гә кадәр кайбер адреслар буенча электр белән тәэмин итү чикләнәчәк.

Татарстанның 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләре экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау белән шөгыльләнүче команданың бер өлеше булу мөмкинлеге алды.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендәге 89-ФЗ номерлы, «җылылык белән тәэмин итү турында» 2010 елның 27 июлендәге 190-ФЗ номерлы, «су белән тәэмин итү һәм су түгү турында» 2011 елның 7 декабрендәге 416-ФЗ номерлы Федераль законнар нигезендә, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты турындагы Нигезләмә нигезендә (алга таба - - Дәүләт комитеты), Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 15.06.2010 № 468 карары белән расланган, Дәүләт комитеты җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясый һәм билгеләнгән тарифларның (тарифларга өстәмәләрнең) 2025 елгы эш нәтиҗәләре буенча күрсәтелгән оешмаларның финанс-икътисадый торышына йогынтысын анализлый.

Бүген Олы Шыңар авылында гомер итүче тыл ветераны Набиуллина  Рәйсә  Гыйлметдин кызы үзенең туган көнен бәйрәм итә.

    Рәйсә апа сугыш башланганда  1нче сыйныфны гына тәмамлаган була. Сугыш башлануга әтиләре сугышка китә. Сугыш еллары бик авыр булса да кечкенә кыз сынатмый, авырсынмый, сабыр итә, чөнки абыйларын бик ярата. Эштән дә куркып тормый, урагын да ура, плугарь булып та йөри. 

   Сугыш беткәннән соң да тормыш җиңел булмый, бер көн дә колхоз эшеннән калмый.  Уракка, тырмага йөри, фермада да эшли. 2 ел рәттән 3әр ай торф чыгарырга бара. Аннары 1 ел Чиләбедә, йорт салуда эшли, кирпеч белән раствор ташып торалар.

    1958 елның 12 мартында Олы Шыңарга килен булып төшә ул.

Рәйсә апа белән Нәҗип абый өч малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Нәҗип абый 2016 елда  вафат була. Рәйсә апаның бүгенге көндә 11 онык, 12 оныкчыгы бар. 1968 елда “Ана медале” белән бүләкләнә ул. Медальләре арасында Бөек Җиңүнең түгәрәк даталарына бирелгәннәре дә, тырыш хезмәтләре өчен бирелгәннәре дә шактый.  Бугенге көндә Олы Шыңар авылында улы Илфат, килене Диләрә  тэрбиясендэ  яши.

   Рәйсә апа! Сезне ихлас күңелебездән туган көнегез белән котлыйбыз. Сәламәтлекнең ныгын, гомернең бәрәкәтлесен, күңел тынычлыгы телибез. Ходай биргән гомерегезне тынычлыкта, сәламәтлек белән яшәп үткәрегез. Һәрбер туган таңга сөенеп яшәргә язсын.
 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International