Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Наркотикларсыз тормыш» мәгълүмати дайджесты оештырды.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов (видеоконференцэлемтә режимында) Казанда «Комплекслы иминлек – 2026» иминлекне тәэмин итү чараларының XVI халыкара салонын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты.
Оештыру комитеты утырышын Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Александр Куренков уздырды.
Техниканы карау – мөһим эш
Мәктәп укучыларда кирәкле куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыруда төп роль уйный. Бүген Шәмәрдән лицеенда балаларны ашыгыч хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлдерелгән мөһим янгын сүндерү уку эвакуациясе узды.
Болытлы. Көчле кар, юеш кар. Кайбер районнарда буран, бозлавык, томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатышка күчеп, секундына 5-10 м, урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-3˚. Көндез максималь температура 0..+3˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар көртләре.
2026 елның 1 мартыннан no 44-ФЗ һәм no 223-ФЗ законнары буенча программа тәэминаты сатып алганда милли режимны куллану кагыйдәләренә үзгәрешләр үз көченә керә.
Бүген Шәмәрдән авылының 4нче зона-эзләү-коткару хезмәте 5нче сыйныф укучылары өчен әһәмиятле чара оештырды. Очрашу балаларның яз җитү чорында килеп чыга торган куркынычлар турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
"Игътибар! Татарстан Республикасында тавыш сиреналарын җибәреп, халыкка хәбәр итү системасын планлы тикшерү 2026 елның 4 мартында үткәреләчәк. Тынычлык саклавыгызны сорыйбыз.»
Татарстанның нефть башкаласы Әлмәт шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» XXVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең беренче зона этабы тәмамланды. Жюри әгъзалары «Хореография», «Вокал», «Конферанс» номинацияләрендә 350 гә якын номер карадылар.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре 10 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен дәрес оештырды. Мәктәп укучыларына товарларның кимчелекләре ачыкланганда сатып алучыларның хокуклары, сату-алу килешүләрен төзү тәртибе һәм бәхәсләрне хәл итү кагыйдәләре турында сөйләделәр.