18 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән ТР Экология министрлыгы үткәрә торган «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Быел конкурска 3181 гариза кергән.
Законга Фидакарь хезмәт итү-иҗтимагый тотрыклылыкның какшамас нигезе һәм куркынычсызлыкның ышанычлы калканы
Белгечләр архитектура һәйкәленә тарихи кыяфәтен кайтарганнар, стеналарны соры-зәңгәр төскә буяганнар һәм ак декорны аерып чыгарганнар. Кыйммәтле элементлар реставрацияләнгән, шул исәптән 1930 елларның ике өске катлары сакланган. Фундаментларны ныгыту, түбә ябу урыннарын алмаштыру һәм ремонтлау эшләре башкарылган. Бинаны торгызу Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты контроле астында гамәлгә ашырыла. Эшләр дәвам итә.
Татарстан Республикасында 2015 елдан ата-аналары хәмергә бәйлелектән интегүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» социаль проекты эшли. Бүгенге көндә проектта 212 гаиләдән 225 кеше катнаша. Бу хакта бүген матбугат конференциясе кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.
"Татнефть" фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган "Барысы өчен дә Болгар" проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен Болгар музей-тыюлыгында яңа мавыктыргыч дәресләр узды
Җәй көне Казан очрашулары көз көне Куала-Лумпурда дәвам итте, анда яшь дипломатлар киләчәк проектларын төзеделәр.
Аязучан болытлы һава.
Урыны белән бераз яңгыр ява.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы +1..+4˚.
Көндез максималь температура +3..+6˚.
13 ноябрьдә 16: 00 сәгатьтә ТР ГМИИ «Юллама» заманча сәнгать галереясендә «XXI АРТ-остаханәсе»VII Бөтенроссия яшьләр иҗат остаханәләре форумы кысаларында. Форум Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы финанс ярдәме белән Россия Рәссамнары иҗат берлеге тарафыннан оештырылды. Катнашучыларның рәсем сәнгате һәм мультимедиа сәнгате форматындагы 83 эше «Юллама» темасын ача – рәссамнар әйләнә-тирәдәге чынбарлык проблемаларына җавап итеп чыгара торган вербаль булмаган юллама. Вернисажга керү 16:00 дән 17:00 гә кадәр ирекле.
Бүген бөтен ил буенча Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ведомство хезмәткәрләрен Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән Сарман муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова котлады.
Юлия Равил кызы хезмәт вазыйфаларын үрнәк итеп башкарган һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм район, республика һәм ил иминлеге өчен хезмәтләрендә уңышлар теләде.