Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен котлау кысаларында Югары Ослан районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләре, идарә начальнигы Гобәйдуллин Рәшит Галимҗан улы һәм Соболевское авыл җирлеге башлыгы Майорова Ольга Николаевна авыл хуҗалыгы ветераннарын котладылар, бүләкләр, котлау хатлары тапшырдылар.
7 ноябрь көнне ил һәм республика укучылары өчен иң масштаблы интеллектуаль ярышларның муниципаль этабы башланды.
Казанда үткән, тимераякта фигуралы шуу буенча Гран-при 3 этабында Динә Хөснетдинова җиңүче булды.
Ел саен ноябрьнең икенче атнасында дөньяда Бөтендөнья сыйфат атналыгы, ә ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә. Быел бөтендөнья сыйфат атналыгы – 10-16 ноябрьдә, ә сыйфат көне 13 ноябрьдә узачак.
2025 елның 20 октябреннән Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы», аның инициаторы - «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы. Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмендә һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе белән партнерлыкта уздырыла.
Ноябрьдә почтада югары сезон башлана. Кара җомгада сатулар, шулай ук «11.11» акциясе һәм бәйрәм алды ташламалары Татарстан Республикасына килә торган посылкалар күләмен арттырачак. Масштаблы интернет-сатулар алдыннан Россия Почтасы заказларны тиз һәм уңайлы алу турында искә төшерә
Алабуга район үзәк хастаханәсенең өлкәннәр поликлиникасы халыкның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән агарту эшен актив дәвам итә. Бу инициатива кысаларында, медицина белгечләре сулыш системасы авыруларына, аерым алганда үпкә яман шешен профилактикалауга юнәлтелгән мөһим әңгәмәләр сериясен уздырдылар.
Бүген Олы Нөркәй урта мәктәбендә 6 сыйныф укучылары өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л.Ф. тарафыннан Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган Батырлык дәресе оештырылды.
Мәскәүдә Җиңүнең 80 еллыгы йомгаклау Халыкара конкурсы кысаларында "Җиңүләргә әзер" халыкара премиясе финалы узды. Анда Россиянең 89 төбәгеннән һәм 35 чит илдән 1500дән артык Җиңү волонтеры катнашты.
10 һәм 14 ноябрьдә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән-Гари тимер юл кичүендә (Йошкар-Ола-Яшел Үзән автомобиль юлы), инфраструктураның Канаш дистанциясе хезмәткәрләре тарафыннан күчмә түшәмне салдырып, юл эшләре башкарылачак.