Бүген, Халыкара туган тел көне (21 февраль) алдыннан, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Габдрахманова Э. Ш. укучылар өчен «Лингвистик шторм» интеллектуаль уенын үткәрде!
Спорт һәм батырлык бәйрәме: 5-6 сыйныфлар өчен 23 февральгә багышланган «Күңелле стартлар» сыйныф җитәкчеләре, физик культура укытучысы, директорның тәрбия эшләре буенча киңәшчесе һәм «Беренчеләр Хәрәкәте» әгъзалары тарафыннан оештырылды.
Бүген технология дәресендә 5а сыйныфы укучылары декупаж техникасында эшләделәр.
Сез күп еллар идарәче оешмадан бер ел эчендә хисап алуга ирештегезме? Алмадыгызмы? Быелдан башлап идарәче компанияләр, ТКХ/ТТК/ТСН беренче квартал дәвамында торак-коммуналь хуҗалыкның дәүләт мәгълүмат системасында (ТКХ ДИС) күпфатирлы йорт белән идарә итү буенча үз эшчәнлеге турында хисаплар урнаштырырга тиеш.
Ишегалларын ничек, нинди тәртиптә һәм күпме вакыт эчендә кардан чистартырга тиешләр? Аңлату.
Татарстанның Торак инспекциясе ремонтларга, үзгәртергә, тикшерергә яки исәпләү приборын куярга теләмәүчеләр игътибарына җиткерә: түләүләр 2 мәртәбә артыграк булачак. Счетчиклар булмау өчен финанс җаваплылыгын икеләтә арттыручы төзәтмәләр үз көченә керде.
Безнен балалар бакчасында 23 февральгә hэм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләүгә юнәлтелгән "Әти белән бергә " исемле бәйрәм чарасы узды.
Балалар музыка-спорт уеннарында катнаштылар, җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, шулай ук әтиләре белән бергә эстафеталарда көч сынаштылар.
Бәйрәм балаларда Ватанны саклаучылар өчен горурлык хисе тудырды. 🛩️🇷🇺💫
Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Созвездие – Йолдызлык» XXVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале старт алды. Проектның яңа сезоны турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә катнашучылар сөйләде.