ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга

Татарстан мөселман дәүләтләре белән сәүдә-икътисадый багланышларны үстерүгә зур әһәмият бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы делегациясе белән очрашуда белдерде. Делегацияне Казанда ИХО Генераль секретареның сәяси мәсьәләләр буенча вәкиле Мөхәммәд Сәлах Тәкая җитәкли. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.

Узган елның маеннан почта бүлекчәләре махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә башлады. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 7 000 гә якын шундый посылка җибәргән.

Күп балалы әниләр картлык буенча вакытыннан алда иминият пенсиясенә хокуклы. Беренчедән, бу 5 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар 50 яшьтә пенсиягә чыгарга мөмкин. Шул ук вакытта дүрт һәм өч балалы аналарга да 56 һәм 57 яшьтә вакытыннан алда пенсия билгеләнә.

Узган елның маеннан почта бүлекчәләре махсус хәрби операция зонасына хәрбиләр өчен бушлай посылкалар кабул итә башлады. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 7 000 гә якын шундый посылка җибәргән.

Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.

«Әйләнә-тирә дөнья», «Технология» дәресләрендә укытучылар балаларны үсентеләрне үстерү һәм чәчәкләрне карау кагыйдәләре белән таныштыралар. Бу балаларның экологик культурасын үстерә.

Югары Ослан муниципаль районы Советының гомуми бүлеге атналык режимда Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан, Татарстан Республикасы министры Кабинетыннан, министрлыклардан, ведомстволардан килгән контроль хатларның үтәлеше буенча анализ үткәрә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре аерым контрольдә тотыла.

18 майда зур гаилә ял көннәре узачак, аның кысаларында  "Музейлар төне" акциясе һәм "Умырзая" вокаль ансамбле концерты узачак.

Алкоголизмны профилактикалау.

16 май көнне, 15май - Халыкара гаилә көне уңаеннан, район китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә белән китапханәгә” клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә “Без – бердәм, тату гаилә” дип исемләнгән гаилә бәйрәмен үткәрделәр. Чара Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Заһидуллин Р. Ф. котлавы белән башланды. Катнашучы гаиләләр китапханәчеләр әзерләгән:  “Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?”, Төз атучы”, “ Пантомимо”, ”Сорау бирә әниләр, ни диярләр әтиләр?”, “Йомгакны кем тизрәк чорный” һәм башка кызыклы, мавыктыргыч  биремнәрне үтәп үз-ара көч сынаштылар һәм  дуслык җиңде. Чарада гаиләләр иң мөһиме - үз-ара аңлашып, ярдәмләшеп гаилә белән бергә эшләү кирәклеген расладылар. Катнашучыларны эстрада артистлары Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Лилия Муллагалиева үз теләкләрен белдереп, гаилә көне белән видеоэлемтә аша котладылар. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үз теләкләрен белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International