Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисыр Тышкы эшләр министры Бәдр Габделәти белән очрашты.
Искәртәбез, 2026 елның 2 апрелендә Мисыр Тышкы эшләр министры Бәдр Габделәти Россиягә эш сәфәренә килде һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашты.
Әлмәт эзләү-коткару пункты хезмәткәрләре шәһәр мәктәпләренең берсендә укучылар өчен профилактик чара үткәрделәр. Дәрес Мактама микрорайонындагы мәктәп базасында узды. Коткаручылар балалар өчен язгы чорда, шул исәптән су объектларында да, үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләренә багышланган тематик әңгәмә оештырды. Аеруча игътибар эри торган бозга чыгу куркынычына, сулыклар янында уенның ярамавына һәм гадәттән тыш хәлләрдә эш итү алгоритмына бирелде.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зур Мисыр музеенда булды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Мисыр башкаласы Каһирәгә эш сәфәренә килде.
13 апрель көнне 6 нчы Б сыйныфында индивидуаль проект эшләрен яклау булып узды. Яклауда укучылар үзләренең проект эшчәнлеге, халык алдында чыгыш ясау, теманың тирәнлеген ачу күнекмәләрен күрсәттеләр. Балаларны тыңлау, аларның балкып торган күзләрен һәм йөзләрен күрү кызык иде. Алтынчы сыйныф укучыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!
2026 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан, яшенле яңгыр булуы ихтимал;
- төнлә һәм көндез 15-16 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда да).
Банк кешбэгы-банк лояльлек программалары кысаларында алынган акчалар яки бонуслар.
Бүген Мисырга эш сәфәре барышында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдәге Әл Карафа каберлегендә татар фәлсәфәчесе-дин белгече Муса Бигиев каберендә булды.
«Союз-Агро» ҖЧҖ нең «Зеленогорск» бүлекчәсе базасында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Марат Гирфанов, Россельхозцентр ФДБУ директоры урынбасары Рәфис Хәбибуллин, районның авыл хуҗалыгы идарәсе, дәүләт техника күзәтчелеге хезмәте, Россельхозцентр бүлеге башлыклары һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында 2026 елгы кыр эшләрен башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
«Университет» мәктәбенең 8а сыйныфы укучысы Залина Латыйпова Хезмәт (технология) буенча бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында «Өй мәдәнияте, дизайн һәм технологияләр» номинациясендә җиңде.