Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ студентлары өчен Николай Гумилевның 140 еллыгына багышланган «сәяхәтләр музасы Николай Гумилев» шигъри сәгате үткәрделәр.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Музейда чираттагы мавыктыргыч һәм бик күңелле чара үтте. Бу юлы Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 а сыйныфы укучылары белән очрашуыбызны очсыз-кырыйсыз галәмгә, аның серләрен чишуче галимнәргә, космоска очучы герой шәхесләргә, кыскасы Космонавтика көненә багышладык. Әлегә темага бәйле яңа фактлар белеп, башваткычлар чишеп, һәркем үзенең “галәмен” рәсемгә төшереп, флешмобларда катнашып, хәтта ачык космоска чыгып янәдән космик корабльга утырып әйләнеп кайттык. Килегез, бездә һәрвакыт күңелле!!!
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады.
Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Апас районында «МТК «Ак Барс» ҖЧҖ һәм Саба районында «ПМК» ҖЧҖ оешмаларында техникага техник карау уздырылды