ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

26 апрельдә Россиядә радиация һәм һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләп үтелә. Элегрәк бу көн «радиация һәлакәтләрендә һәм һәлакәтләрдә һәлак булганнарны искә алу көне» дип аталган. Әмма, 2012 елның 4 апрелендә Россия Президенты тарафыннан имзаланган закон нигезендә, исеме һәлак булганнарны искә алу гына түгел, ә хәзерге вакытта яшәүче ликвидаторларны хөрмәтләү максаты белән үзгәртелгән.

Татарстан Республикасы территориясендә тотрыклы җылы һава торышы урнашу һәм кар эреп бетү сәбәпле, 2026 елның 15 апреленнән урманнарда янгын куркынычы сезоны рәсми рәвештә игълан ителде.

15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев 2025 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында еллык доклад белән чыгыш ясады. Игътибар үзәгендә –коммерцияле булмаган секторның роле, хакимият һәм җәмгыять диалогы механизмнары, шулай ук алдагы эш өстенлекләре.

Тэги: Александр Терентьев

Бүген Казан ипподромында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасы Атчылык федерациясенең хисап конференциясе узды. Анда шулай ук Казан ипподромы директоры Гияз Идиятуллин, Татарстан Республикасы Атчылык федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, шулай ук атлар тотучылар - Татарстан Республикасы Атчылык федерациясе әгъзалары катнашты.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Кытай техник университетларының XV форумын әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды.

Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәшмәләр залында узды.

Аз болытлы. Явым - төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, төнлә урыны-урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Аз болытлы. Явым - төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, төнлә урыны-урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.һаваның минималь температурасы төнлә 0..+2˚. Көндез максималь температура +13..+15˚.

Медицинаны бүген лабораториядән башка күз алдына да китереп булмый.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең әйдәп баручы югары уку йортлары ректорлары белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International