Бу кыска һәм мәгълүмати постлар, анда һәркем иң актуаль сорауларга җавап таба ала
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе һәм «Казан» Халыкара аэропорты 20-26 апрель көннәрендә узачак «Тукай атналыгы» дигән махсус акция башлап җибәрәләр.
Хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 17 апрельдән 6436 нчы Казан – Кукмара шәһәр яны поезды Комаровлар тукталыш пунктында тукталачак.
Дуслар, балалар һәм яшьләр иминлеге — безнең уртак өстенлегебез. 2026 елның 20-24 апрелендә Финанс мониторингы буенча Федераль хезмәт ярдәмендә «Куркынычсызлык атналыгы» бөтенроссия агарту акциясе узачак.
Лениногорск муниципаль районында борчак чәчүгә керештеләр, Кайбыч, Буа һәм Бөгелмә муниципаль районнарында арпа чәчә башладылар. Республикада барысы 1 млн 730 мең га мәйданда язгы чәчү планлаштырыла, шулардан 818 мең га - бөртекле культуралар, 684 мең га - техник культуралар.
Чара барышында грантлар белән эшләүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм дәүләт ярдәме чараларын максатчан файдалану мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде
Олимпиаданың төп максаты – сәламәтлек саклау системасы өчен урта звено белгечләре әзерләүнең сыйфатын күтәрү.
Мамадышта Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган махсус проект кысаларында агачлар утырттылар.
Командага рәхим итегез, Юлия Ярославовна!