ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

2026 елның 23 апреленә ашыгыч кисәтү

2026 ел башыннан Татарстанда Торак төзелешенә җәлеп итү өчен яраклы 1760 территория ачыкланган. Аларның гомуми мәйданы 1 142 гектардан артык. Агымдагы ел ахырына кадәр барлыгы 4,2 мең гектар җир ачыкланыр дип планлаштырыла. Яңа ирекле территорияләр республиканың 14 районында урнашкан.

24 апрельдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр ТР Милли китапханәсендә татар телен белүеңне тикшереп, офлайн форматта диктант язарга мөмкин булачак.

23 апрельгә һава торышы.

22 апрель көнне Олы Арташ авыл клубы  Олы Арташ башлангыч мәктәбе  укучылары өчен Ике БасусАрташ авылы китапханәчесе белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби викторина үткәрделәр, ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Балаларга язучының биографиясен, авыр балачак турында сөйләделәр. Чара барышында балалар пазлылар җыйдылар, әсәрләрдән өзекләр эзләделәр, шагыйрьнең үзләренә ошаган әсәрләрен кычкырып укыдылар. Чара азагында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. 

 

Тэги: Олы Арташ авыл клубы

23.04.2026 ашыгыч кисәтү

«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты  ярдәмендә уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International