28 январь көнне МБГББУ "Җәлил гимназиясе"ндә мөһим иҗтимагый чара — мәктәпкәчә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта укучыларның ата — аналары, педагогик коллектив вәкилләре һәм хокук саклау органнары хезмәткәре-балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчә инспекторы Хаҗиева Лилия Рафат кызы катнашты.
Татарстан Республикасы Сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомствоның 2025 елдагы масштаблы белем бирү эше нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Укуга системалы якын килү нәтиҗәсендә бөтен республика буенча сатып алулар өлкәсендә белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен сизелерлек күтәрүгә ирешелде.
Татарстанда 2025 елда Дәүләт сатып алулары өлкәсендәге милли проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә ведомство рәисе Марат Зиатдинов гомуми суммасы 26 миллиард сумнан артыграк булган 393 контракт төзелү турында хәбәр итте.
ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты коллегиясе утырышында 2025 елда сатып алуларны гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингына йомгак ясалды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең иҗтимагый-дәүләт оешмасына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Тантана Г.Камал исемендәге яңа театр мәйданчыгында узды. Чара башланыр алдыннан «Динамо» ИДО ФСҖнең танылган спортчылары белән уртак фотога төшү булды. Холлда шулай ук Татарстан Республикасының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә дә бар иде.
Бүген Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитетында ведомствоның 2025 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2026 елга планнарга багышланган йомгаклау коллегиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә гаризалар кабул итү тәмамланырга 10 көн калды!
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов региональ хәбәр итү системасының әһәмияте турында сөйләде.
Утырыш мәгълүмат технологияләре тармагының 2025 елдагы эшенә йомгакларга һәм 2026 елга бурычларга багышланган иде.
2026 елның 30 гыйнварында төнлә һәм көндез Чистай муниципаль районы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- көчле кар, юеш кар;
- көчле җил тизлеге 15-20 м/с (Казанда 15 м/с ка кадәр);
- күрү мөмкинлеге 500-1000 м га кадәр һәм аннан да азрак начарая барган буран;
- бозлавык;
- юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.
Дәүләт Думасы депутаты Вольфсон И.С. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә Норма мәктәбендә булды — аның ничек яшәвен һәм капиталь ремонттан соң нинди булачагын карады.