Тимершык авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл ветераннары Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан котлаулар алдылар.
18 апрель көнне авыл җирлеге башлыгы Айдар Ханифулла улы Хаҗиев тыл ветераннарына азык-төлек җыелмалары һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары тапшырды. Авыр чорның ачы газапларын татыган өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр
2026 елның гыйнвар-март айларында, максатчан тотылырга тиешле керемнәрне исәпкә алып, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре тарафыннан күрсәтелгән түләүле хезмәтләрдән берләштерелгән керемнәр 6 822,9 млн.сум тәшкил итте, бу 2025 елның шул ук чоры керемнәреннән 716,7 млн. сумга күбрәк.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты педагог-психологлары гуманлы педагогикага нигез салучы Шалва Амонашвили белән очрашуда катнаштылар.
21 апрель Тәтеш районы мәдәният йортының «Шуçӑм» чуаш халык вокал ансамбле (җитәкчесе Алена Старостина) Кошки – Яңа Тимбай авылының мәдәният йортында, туган тел (чуаш теле) көненә һәм чуаш мәгърифәтчесе И.Я. Яковлевның тууына 178 ел тулуга багышланган «Янра, чӑваш юрри» («Яңгыра чуаш җыры») дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы каналына МАХта язылыгыз
20 апрель көнне Урыссу гимназиясенең мәктәп волейбол лигасының (ШВЛ) муниципаль этабында уңышлы чыгыш ясаган яшүсмерләр командасы ярышларның зона этабында көрәшү өчен Әлмәт шәһәренә юл тотты.
21 апрельдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Виктория Гобәйдуллина су-джок методикасы буенча дәрес үткәрде. Социаль хезмәтләр алучы белән чара «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген күнектерү» технологиясе кысаларында оештырылды.
"Кече Ватан — Россия көче" — илнең барлык 89 төбәгеннән җирле үзидарә вәкилләре җыелган муниципаль форум.
Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә «Яшь йөрәкләр» вокаль ансамблендә катнашучылар килде. Артистлар онытылмаслык хисләр бүләк иттеләр, берничә телдә җырлар башкардылар.