ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе
Кадерле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары! ⁣

Татарстанда уздырыла торган парламент дәресләре — традицияләр һәм классик педагогиканы, инновацион технологияләрне һәм тәрбия юнәлешләрен берләштергән уникаль проект.

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин якташыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучы Илвар Ильясов белән очрашты. Ул Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена кыйммәтле экспонат тапшырды, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Банк кешбэгы-банк лояльлек программалары кысаларында алынган акчалар яки бонуслар.

22 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә, Габдулла Тукайның туган көне, 140 еллык юбилее уңаеннан , “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән әдәби сәгать үтте.  Әлеге чарада Кукмара районы Поч-Кучук  урта мәктәбе  укучылары һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсе әгъзалары, катнашты.

      Китапханәче  Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар  белән кыскача таныштырып китте. Укучылар һәм кунаклар Тукайның шигырьләрен, җырларын аудио язмада тыңладылар. Тукай иҗаты буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Кичәдә Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде, китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Барлык теләүчеләрне Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында оештырылган «Җиңү диктанты» халыкара тарихи диктантында катнашырга чакырабыз


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International