Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш карлы аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚.
26 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы бакчачылары съезды узды. Анда Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм республика бакчачылары катнашты.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм җәмәгать инспекторлары инде җиденче ел рәттән «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашалар. Бүген Биектау һәм Лаеш районнарында алар нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар. Бу атнада акция Әгерҗе районында узды, икенче атнада Арча районында узачак.
25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2026» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстанда 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.
Язгы өмә 2026
25 апрельдә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективы Лаеш районында агач утыртуда катнашты. Чара Шәһәр яны урманчылыгы (Столбище кишәрлеге урманчылыгы) территориясендә узды.
Шагыйрь Габдулла Тукайның юбилей датасын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан "Гаилә"илкүләм проекты кысаларында берничә чара уздырды.
Юстиция министрлыгы коллективы “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнашты. Лаеш районы территориясендә Тарлаш авылы янында 1000 яшь үсенте утыртылды.