Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:
27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
2026 елның 27 апрелендә 00 сәгатьтән 27 апрелендә 21 сәгатькә кадәр куркыныч м тискәре күренешләр турында шторм кисәтүе.
Бүген Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендә урнашкан Чернобыль Геройлары скверындагы мемориаль комплекс янында Чернобыль АЭСындагы аварияне ликвидацияләүдә үз бурычларын батырларча үтәгән катнашучылар истәлегенә митинг узды. Чернобыльлеләр һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Хезмәт министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Мэрия һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
2026 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә м Казанда көчле җил 15-20 м/көндез м кичен урыны белән бик көчле җил, тизлеге 26 м/с кадәр булыр дип көтелә.
00 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 апрель
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Быел, яраткан язучыбызның 140 еллыгы уңаеннан, балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, Лесхоз мәдәният йортында "Тукай-милләтем горурлыгы" дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичә, балалар башкаруында, "Бәйрәм бүген" җыры белән башланып китте. Тамашачылар һәм катнашучылар зур кызыксыну белән шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, аның балачагы һәм әдәбиятка юллары турында күп яңалыклар белделәр. Балалар чыгышы бәйрәмнең иң якты мизгеле булды, алар шагыйрьнең танылган әсәрләрен тәкъдим иттеләр. "Шүрәле" һәм "Су анасы" кебек әкият геройлары белән уеннар уйнадылар. Кичә Тукайның «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Менә инде бер гасыр дәвамында ул телләрдән төшмичә укыла, ничәмә-ничә буын әлеге искиткеч гүзәл үрнәк тәэсирендә тәрбияләнә hәм киләчәктә дә тәрбияләнер. Гомумән алганда, безнең бөтен әдәбиятыбыз гына түгел, милли сәнгатебезнең төрле жанрлары да Габдулла Тукай исеменә барып тоташа. Тукай чын мәгънәсендә татар милләтенең горурлыгы, йөзек кашы. Чара йомгагы булып, бәйрәмдә актив катнашучылар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
26 апрель көнне Сулэ авыл клубында Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган «Тормыш яшәргә кирәк " дигән әңгәмә уздырдылар.Чараны алып баручы катнашучыларга 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында булган һәлакәтнең дөнья тарихына XX гасырның иң эре экологик фаҗигасе буларак кереп калуы турындагы мәгълүматны җиткерде.
Чарада катнашучылар коточкыч һәлакәт тарихы белән таныштылар, гомумән ликвидаторларның һәм якташларыбызның батырлыклары турында сөйләүләрен ишеттеләр, шул фаҗигале көн вакыйгаларының хроникасын күрделәр. Катнашучылар җимерелү масштаблары, шартлауның кешеләр сәламәтлегенә һәм табигать торышына йогынтысы, шулай ук куркыныч зонадан халыкны катлаулы эвакуацияләү турында белделәр.
Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү