ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2026 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 24 муниципаль берәмлектә 296 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Быел 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 6 муниципаль берәмлектә 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.

Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бүген киңәшмәдә Еврей автономияле өлкәсеннән (ЕАӨ) коллегалар катнаша – бу өлкәдән делегация тәҗрибә уртаклашу өчен республикага эш сәфәренә килгән.

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чүп-чар җыештыру, территорияләрне тәртипкә китерү ситуациясен аерым контрольдә тотарга кушты. Ул шулай ук республикада санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык дәвам итүен искәртте. Бүген, 25 апрельдә, илдә бөтенроссия өмәсе уза.

24 апрель көнне Тәтеш 1 нче урта мәктәбендә «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе булып узды.

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре шимбә өмәсе үткәрә.

 

Лениногорск музыка-педагогика сәнгать көллиятендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында "Абилимпикс 2026 - мөмкинлекләр фестивале"һөнәри осталык буенча төбәк чемпионаты узды

Казанның санитар чистарту буенча ике айлыгы кысаларында Шәһәр төзеклеге һәм контроль оешмасы (ЦГКО) хезмәткәрләре түбәндәгеләрне тәртипкә китерделәр:

22 нче апрель көнне Мичән мәктәбенә мәркәзебез кунаклары -  хөрмәтле шәхесләр укучылар белән очрашуга килде. Габдулла Тукай исемендәге премия иясе, танылган шагыйрь һәм прозаик Марсель Галиев, күп кенә театрларда әсәрләре уйналучы, күренекле драматург Рәдиф Сәгьдиев, озак еллар юрист булып эшләп, хәзер балалар өчен әсәрләр иҗат итүче Башкортстаннан килгән Люция Әблиева укучылар күңеленә үтеп керерлек фикерләрен җиткерде. Очрашу бик җылы атмосферада үтте.

Тэги: Мичән авыл җирлеге

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе

Бүген район мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International