25 апрельдә Казанда «УРАМ» экстрим-паркы җәйге сезонны шәһәр фестивале форматындагы масштаблы вакыйга белән ача.
Кукмарада узган Спартакиада ярышларында район командасы көчле уен күрсәтеп, призлы урыннар өчен лаеклы көрәш алып барды.
ТР цифрлы үсеш министры Илья Начвин делегациягә Татарстанның уникаль ИТ-экосистемасын үстерү турында сөйләде
Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры Дун Цзюнь белән очрашты.
24-26 апрель көннәрендә Татарстанда һәм бөтен дөньяда татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлдерелгән «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узачак.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин бүген волонтер Айнур Вәлиев белән очрашты. Ул даими рәвештә гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чыга. Бу юлы Айнур шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена трофей экспонатлар алып кайтты.
24-26 апрельдә «Жемчужина» шифаханәсендә (Яр Чаллы шәһәре) «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбе» проекты кысаларында «Социаль эшмәкәрлек: коммерцияле булмаган оешмаларның үсеше өчен инструментлар» белем бирү курсының күчмә проект лабораториясе үткәрелә. Оештыручылар: «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлегенең хатын-кызлар эшмәкәрлеген үстерү комитеты һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе.
24 апрельдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәдәният һәм ММЧ мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы булды. Катнашучылар узган ике айдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм якын киләчәккә планнар турында фикер алыштылар.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Татарстан башкаласында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала – концерты узды.