Узган пәнҗешәмбедә Надеждино авыл җирлегендә күңелне нечкәрткеч акция узды. Авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре, Надежда мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары "Хәтер бакчасы"территориясендә яшь чыршылар утырттылар. Мондагы һәр Агач-безнең үткәнебезгә сәҗдә. Алайса, болар высок биек булып үссеннәр, ә халыкның батырлыгы турындагы хәтер мәңгелек булсын!
Санитар-экологик икеайлык кысаларында Азалак авыл җирлегендә өмәләр дәвам итә
“Салават күпере” журналы, “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” һәм Габдулла Тукай әдәби музее тарафыннан “Тукайлы балачак” Республикакүләм иҗади бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә Сабаның 2 нче номерлы “Эллүки” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Альмиева Самирә Марат кызы катнашты.
Яңа стандартлар һәм клиник тәкъдимнәр буенча фикер алышулар Казан белгечләренә үз алымнарын гомумроссия практикасы белән чагыштырырга һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә эчке аудит һәм процессларны оптимальләштерү өчен векторларны билгеләргә мөмкинлек бирде.
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2026 елның 24 апрелендә 18 сәгатьтән 25 апрельнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
25 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге, көндез 16-21 м/с тизлектәге көчле җил булуы көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бөтен шәхси составы бүген өмәгә чыкты. Хезмәткәрләр уртак тырышлык белән эшләделәр һәм территория чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан чистартылды.
Бу вакытта хатын-кызлар тәрәзәләрне юдылар һәм министрлык кабинетларын тәртипкә китерделәр.
Уртак хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәсе кабинетларда һәм янәшәдәге территорияләрдә чисталык һәм уңайлылык булдырды.
2026 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Р. Ф.Вәлиуллов рәислегендә социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәткә түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча Координация советының видеоконференцэлемтә режимында чираттагы утырышы булды.
Утырышта республиканың аерым оешмаларының финанс-икътисадый хәле һәм аларның хезмәт хакын түләү һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә түләүләр буенча бурычларын каплау чаралары турындагы мәсьәләләр каралды.
Утырыш эшендә «ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан социология бүлеге башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.
Хөрмәтле гражданнар!
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Вахитов районында Рөстәм Яхин урамында урнашкан яңа торак йортны төзүчегә проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.
2026 елның 24–26 апрелендә унберенче тапкыр «Татарча диктант» Бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Чара татар телен популярлаштыру һәм саклап калуга юнәлтелгән.
Быелгы чара аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылды. 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде, һәм акция тулысынча аның әдәби мирасын хөрмәтләүгә багышланды.
Үзәк китапханә коллективы бу башлангычтан читтә калмады. Хезмәткәрләр диктант язу акциясендә актив катнашып, үз грамоталылыгын күрсәтте һәм туган телне саклауга үз өлешен кертте.
Мондый акцияләрдә катнашу — белемнәрне тикшерү генә түгел, ә мәдәниятне үстерүгә һәм татар теленең статусын ныгытуга мөһим өлеш кертү дә. Без коллегаларыбыз белән горурланабыз һәм киләсе елда барлык теләүчеләрне дә әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.