ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

26 апрель Тәтеш муниципаль районының мәдәни-ял итү учреждениеләрендә Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 40 еллыгына багышланган мәгълүмат сәгатьләре, тематик акцияләр, хәтер сәгатьләре, «Чернобыль-ул фаҗига һәм батырлык» дигән танып белү дәресләре булып узды.

2026 елның 24 апрелендә Кукмара шәһәренең «Кукмара» һәм Арча шәһәренең «Raptors» ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы кубогының узды. Матч 9:3 исәбе белән «Кукмара» хоккей клубы файдасына тәмамланды.

Кама Тамагындагы "Кама-Арена" манежында иң яхшы яшь уенчыларны җыйган мини-футбол буенча масштаблы ачык турнир узды.

25 апрель Бакырчы авыл мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеген кисәтү кысаларында «Каешыңны эләктер - куркынычсызлык синең кулда» дигән мәгълүмати акция булып узды. 

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган, республика Рәисе тарафыннан хупланган проект яңадан якты вакыйгалар белән кайта. «Күрше» не тормышка ашыру чорында районыбызда 2 проект җиңеп чыкты, 7 чара үткәрелде.

26 апрель Байраш авыл мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, «Пушкин картасы» проекты проекты кысаларында «Габдулла Тукай - татар шигърияте кояшы» исемле әдәби-музыкаль кичәсе булып узды. 

Алабуга районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Чарада катнашучылар 5 мең ылыслы агач утыртты. Агачларны  Олы Тарловка авылы артында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы янындагы урманчылык территориясендә утырттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International