Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:
Дуслар, дулкынландыргыч мизгел җитте!
27 апрельгә шторм кисәтүе.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Тантаналы чара Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды.
Бүген Казанда Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар уза.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәк салдылар.
Без урам культурасына җәлеп ителгән һәм аны үзләрендә үстерергә: чаралар үткәрергә, кешеләрне берләштерергә һәм инициативалар башлап җибәрергә теләгән амбассадорларны — локаль лидерларны эзлибез.
Туган тел көнендә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бәйрәм концерты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы нотариаль бергәлеге вәкилләре!
«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Туган тел көне һәм күренекле вакыйга – татар халкының бөек улы, даһи шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.
Туган тел – милләтнең тере сулышы һәм рухы, аның тарихи хәтер хәзинәсе. Бу тиз үзгәрүчән дөньяда халкыбызга хас үзенчәлекләрне саклау өчен әхлакый маяклар нәкъ менә туган телдә тупланган.
Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның тиңдәшсез тезмәләрендә күп буыннар тәрбияләнде. Көйле-моңлы «Туган тел» дөньяны танып белүдә беренче булып юл күрсәтсә, шагыйрьнең фәлсәфи лирикасы тормыш куйган сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Тукайның туры сүзе бервакытта да үз көчен югалтмый: ул вөҗданыбызны пакьли, җаныбызга дәва бирә, күңелебезне кузгата, игелекле эшләргә рухландыра. Һәрберебез өчен олы байлык булган хәзерге татар әдәби теленә нәкъ менә Тукай нигез салды.
Тагын бер мәшһүр каләм иясе – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез әсәрләре бүген аеруча актуаль яңгыраш алды. Быел без аның тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Җәлилнең батырлыгы кешелек дөньясы өчен каһарманлык өлгесенә әйләнде, ул кулларына корал тотып Ватанны, үзләренең туган телләрен, мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен яклап көрәшүче яшьләребез – төрле милләт вәкилләре өчен үрнәк булып тора.
Халкыбызның тарих сәхифәләрендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләребезнең олы иҗаты туган телебезне саклауда, аның матурлыгын, байлыгын кыйммәтле мирас итепкиләчәк буыннарга тапшыруда ныклы нигез хезмәтен үтәсен.
Сезгә тынычлык, иминлек, илһамлы тормыш телим. Горурлыгыбыз булган туган телебез һәм мәдәниятебез һәрчак үсеш-алгарышта булсын!».