2000 елдан башлап ел саен Россия Федерациясендә «Россия югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бөтенроссия конкурсы үткәрелә. Аның максаты — социаль мәсьәләләрне оешмалар дәрәҗәсендә хәл итүнең әһәмиятле булуына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, ә төп бурычы - социаль бурычларны хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешүче Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык рәвешләрен үстерү.
Бүген Минзәлә районында яшәүче, тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Матвеева Нина Федоровна 94 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Беларусь Республикасының иң эре авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчесе һәм төп партнерларының берсе булган Минск трактор заводы мәйданчыгында «Росагролизинг» АҖ “Клиент көне”ндә катнашты. Чарада шулай ук «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Әхмәтов, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Рафаэль Фәттахов, «Татарстан» АХП» ҖЧҖ генераль директоры Айнур Нотфуллин, «Тимирязев» ис.» ҖЧҖ директоры Булат Исрафилов катнаштылар.
2026нчы елның 3нче апрелендә Саба-Аренада спорт судьялары өчен «шахмат» спорт төре буенча муниципальара семинар узды. Семинар эшендә катнашырга шахмат буенча спорт судьялары, шулай ук категориясез шахматчылар чакырылган иде.
Семинарда 20 кеше катнашты.
Семинарның җитәкчесе-Бөтенроссия категорияле спорт судьясы Данилов Эдуард Владимирович (респ. Марий Эл).
Лекторлар өченче категория судьялар:
Кәримова Равия Рәфгали Кызы
Миронова Гүзәл Раил Кызы
Мөхәммәтова Сирина Раил Кызы.
Үткәрелгән чара нәтиҗәләре буенча катнашучыларның теоретик әзерлеге югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.
Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин чираттагы командировкасыннан махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайтты.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр гыйбадәтханәдә булдылар.
Яңа Уренгойда карда волейбол буенча Россия чемпионатының финал уеннары узды. Татарстан командалары өчен Яңа Уренгой финалы медаль өчен уңышлы булды
3 апрельдә Алексеевск муниципаль районының «Лидер» спорт комплексында язгы сессия кысаларында Алексеевск районы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре һәм Алексеевск аграр көллияте студентлары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын тапшыра башладылар. Бер үк вакытта Биләр авылының спорт комплексында нормативларны Биләр зонасы мәгариф хезмәткәрләреннән дә кабул иттеләр.