2026 елның 13-26нчы апрель көннәрендә Ставрополь шәһәрендә физик тәрбия фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан олимпиадада Саба урта мәктәбе укучылары (җитәкчеләре Вафин Л.Р.) катнашып, югары җиңүләргә ирештеләр. Гарипов Ранил, Гарипов Фаил, Заһидуллин Рөстәм, Хуҗин Инсаф призер титулына ия булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучысын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз!
2026 елның 24 апрелендә Саба районы прокуратурасы бинасында район прокуроры Раил Нилевич Шәймәрданов рәислегендә салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны киметү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Анда Шәмәрдән авыл җирлегенең юридик затлары һәм бурычлылары тыңланды. Район прокуроры бурыч күләмен киметү һәм эшне дәвам итү бурычын куйды.
Тәтеш районының яңалыклар дайджесты: мәдәни үсеш, спорт һәм геройлар турында хәтер.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган чаралар сериясе узды. Бәйрәм чараларында үзәкнең төрле бүлекләреннән социаль хезмәтләр алучылар катнашты.
2026 елның 23-26 апрелендә Йошкар - Ола шәһәрендә бадминтон буенча "Мари җирендә" Бөтенроссия яшүсмерләр ярышлары узды, анда Россиянең 19 төбәгеннән 339 спортчы катнашты. 1233 уен уйналды. Ярышларның рангы "бер йолдыз". Саба районында тәрбияләнүчеләр, "Саба - Арена" спортчылары яхшы чыгыш ясадылар һәм бик яхшы уеннар күрсәттеләр .
1 урын-Галимуллин Рәсүл 17 яшькә кадәр
1 урын - Кострома өлкәсеннән Максим Богомолов белән парда Галимуллин Рәсүл
3 урын-15 яшькә кадәрге Юмагулов Зөлфәт
3 урын-15 яшькә кадәрге Сафина Элина
3 урын-11 яшькә кадәр Сафин Зиннәтулла
3 урын-Сафин Зиннәтулла-Хуҗин Илдан
Балаларыбызны, тренерларыбызны, ата-аналарыбызны лаеклы уеннары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.
Шулай ук Саба районы җитәкчелегенә, Рәис Нургали улы Миңнехановка спортчыларның Бөтенроссия ярышларына бару мөмкинлеге өчен,балалар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәбез.
Алабугада Чернобыль АЭСында килеп чыккан аварияга багышланган хәтер митингы узды. Быел кешелек тарихында иң масштаблы техноген һәлакәт килеп чыкканга 40 ел тулды. Чарада катнашучы мәктәп укучылары, студентлар, педагоглар, волонтерлар һәм җәмәгать активистлары һәйкәл янында фаҗига нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә һәм аварияне юк итүдә катнашучыларга хөрмәт күрсәтү йөзеннән җыелдылар.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе базасында «Туган кешеләр» психологик клубында катнашучылар очрашуы узды.
Росреестр
Казан янындагы Салмачы бистәсендә тарихи вакыйга булды: биредә шәхси яшелчә бакчасында үстерелгән кыяр озынлыгы буенча рәсми рәвештә Россия рекорды дип танылды. Әлеге күренеш Халыкара рекордлар теркәү системасы INTERRECORD экспертлары тарафыннан теркәлгән һәм Россия Рекордлар реестрына кертелгән.
"Җиңү эстафетасы".24 апрельдә Кукмара шәһәренең "Барс-Арена" спорт комплексында Татарстан Республикасы Муниципаль хезмәткәрләренең өстәл теннисы буенча спартакиадасы узды.Энҗе Баһманова,Аида Асанова,Алмаз Гарипов һәм Фаил Шәфигуллиннан торган Саба муниципаль районы командасы җиңүче булды.Саба кайда, Җиңү шунда!