ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 21, 23 һәм 24 апрелендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетының су белән тәэмин итү, су агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә җайга салынулы оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышы булды.

«ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДБУдан видеоконференцэлемтә режимындагы утырыш эшендә икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы И. Р. Гаязов һәм икътисадый планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Э. Ф. Зиннурова катнаштылар.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкы җыйган гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чираттагы командировкага китте. Якташларыбызга-СВО хәрбиләренә беренчел кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары, шулай ук мәктәп укучыларыннан һәм район халкыннан рәхмәт сүзләре белән тулы хатлар илтеп тапшыралар.

Зеленодольск районының 14 нче лицееның «Радуга» экоотряды тәрбияләнүчеләре «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә булдылар.

26 апрельдә Алабуга Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы – шагыйрьнең яңартылган скверында узды. Бу көнне сквер бәйрәм рухы белән тулды: татар җырлары, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, ә катнашучыларның милли киемнәре бердәмлек һәм мәдәни мирасны хөрмәт итү рухын тудырды.

Россияда социаль өлкә оешмалары хезмәтләрен бәяләүнең нәтиҗәле системасын гамәлгә кертү буенча тәҗрибә үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International