4-5 апрельдә Казанда «Уникс» спорт комплексы мәйданчыгында Идел буе федераль округының 3х3 баскетбол турнирының республика этабы тәмамланды. Командалар арасында җиңүчеләр Түбән Новгородта (сузы), Пермьдә (югары уку йортлары) округ финалында Татарстан исеменнән чыгыш ясау хокукына ия булдылар.
РФ Хөкүмәте 719 нчы карарны композит материаллар тармагы продукциясенә яңа таләпләр белән тулыландырырга планлаштыра. Документ тәэсире астына фольгаланган композицион битләр һәм электр изоляциясе материаллары эләгә. Үзгәрешләр шулай ук полимер композитлардан ясалган ламинатларга, углерод тукымаларына, челтәрләргә, камчыларга һәм углеволокно тасмаларына да кагылачак.
Әгәр сез ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы опекага яки попечительлеккә алырга карар кылгансыз икән.
Узган ялларда Алабугада санитар икеайлык кысаларында зур өмә узды. Шәһәр предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, үзләре янындагы территорияләрне, шәһәр киңлекләрен җыештырырга чыктылар.
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Террорчылыкка каршы комиссиясе аңлата.
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Нурлат районындагы бер шәхси йортның подвалына кергән кондызны коткара. Хайванны хуҗасыз эт куркыткан.
Татарстан гимнасты Даниел Маринов Каһирәдә спорт гимнастикасы буенча Дөнья кубогы этабында беренче урынны яулады. Ирекле күнегүләрдә җиңү яуланды.
2026 нчы елның 4нче апрелендә Саба- Арена спорт мәктәбендә , "Урожай" ДСОның 90 еллыгына багышланган ,Татарстан Республикасы "Сәламәтлек" XXIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы команда Чемпионаты узды.
Турнир нәтиҗәләре:
1 нче урын: Биектау районы командасы (Минҗанов Ленар, Камалиева Гүзәл)
2 нче урын: Зеленодольск районы командасы (Михаил Пигасов, Светлана Дубровина).
3 нче урын: Балтач районы командасы
(Нәбиев Рифкать, Габделганиева Чулпан)
Призерларны котлыйбыз!
Паркта төрле яшьтәге — студентлардан алып пенсионерларга кадәр – дистәләгән катнашучы җыелды