ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Bгътибар, Югары Ослан халкы!  

2026 елның 29 апрелендә Җиңү көне алдыннан хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны махсус кабул итү узачак!

Олы Мәтәскә авыл җирлегендә һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының «ЛМР Пласт» ҖЧҖ техник карау уздырылды

27 апрельдә район советы чираттагы утырышын үткәрде, анда депутатлар финанс планлаштыру, Кадрлар сәясәте һәм хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләләрен карадылар.Кабул ителгән карарлар бюджетны ныгытуга, муниципаль хезмәт эшенең үтә күренмәлелеген арттыруга һәм район халкы өчен куркынычсыз мохит тудыруга юнәлдерелгән.   

Фидакарь хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча чираттагы миссия тәмамланды. Сүз «Тимер» республика батальоны һәм «Урал»137 нче полкының легендар штурм бригадасы сугышчылары турында бара

2026 елның 25 апрелендә Чүти авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә, почта һәм ФАП хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Өмә дустанә атмосферада узды. Бергәләп без авылыбызны чистартып матуррак итеп ясыйбыз! Авыл җирлегендә яшәүчеләрнең барысын да өмәгә чыгуларын һәм йорт территорияләрендә тәртип урнаштыруларын сорыйбыз. Әйдәгез, без яшәгән, эшләгән, ял иткән урыннар турында бергәләп кайгыртыйк. Чиста территория - ул безнең уртак горурлыгыбыз һәм кайгыртуыбыз.

«Татарча диктант» язуда 3 меңгә якын питрәчле катнашты.

ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты республиканың урман хуҗалыгы министрлыгына махсуслаштырылган техника китерүгә электрон аукционнар игълан итте. Сатып алу «экологик иминлек»милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу максатларга федераль бюджеттан 25,1 млн сум бүлеп бирелгән.

Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу  хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International