Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Олы Солтан (Балык Бистәсе районы) һәм Янцевар (Питрәч районы) авыл җирлекләре халкы белән эшлекле очрашулар уздырды.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Данкверт белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
2026 елның 27 апреленнән 3 маена кадәрге атнаны Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы эш урыннарында сәламәтлекне ныгытуның иң яхшы тәҗрибәләрен популярлаштыру атнасы дип игълан итте (28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне хөрмәтенә).
2026 елның 28 апрелендә Чистай муниципаль районы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-20 м/с, көндез 18-23 м/с көчле көньяк җиле көтелә.
Су басу куркынычын мониторинглау буенча пилот проектын төбәктә су басу куркынычы югары булган зоналарда гамәлгә ашырдылар. Кайбыч районында әйләнә-тирә мохитнең торышын контрольдә тоту җайланмаларыннан һәм аналитик платформадан торган система су дәрәҗәсенең үзгәрүен һәм башка параметрларны оператив күзәтергә, ашыгыч хезмәтләргә хәбәр итү һәм зыянны киметү өчен су басу куркынычын фаразларга мөмкинлек бирә.
24-26 апрельдә Казанда гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Рәисе грантлары ярдәмендә «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте тарафыннан оештырылган патриотик форум үткәрелде.
2026 елның 19 маенда «БЛАГОВЕСТ» социаль проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм фонды «БУЫННАР ЭЛЕМТӘСЕ» Бөтенроссия рухи- патриотик һәм социаль-экологик проекты кысаларында ел саен оештырыла торган «Бакча – буыннар элемтәсе» Россиякүләм акциясен үткәрә. 2026 елда акция «Бакчалар утыртабыз – Җиңүне якынайтабыз!» девизы астында үткәрелә.
Нурлатта ел саен 26 апрельдә билгеләп үтелә торган «Чернобыль – безнең хәтер һәм яра» тематик чарасы булып узды
27 апрельдә Үзәк шәһәр китапханәсе Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-мәгърифәти сәгать үткәрде.
25 апрельдә Будапешт Башкала циркында аншлаг белән Казан циркының «Мирас» милли татар спектакль-фэнтезисенең премьерасы узды. Аны 20 илнең илчеләре, шул исәптән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Евгений Станиславов та карады.