Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкы җыйган гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына чираттагы командировкага китте. Якташларыбызга-СВО хәрбиләренә беренчел кирәк-ярак әйберләре, азык-төлек продуктлары, шулай ук мәктәп укучыларыннан һәм район халкыннан рәхмәт сүзләре белән тулы хатлар илтеп тапшыралар.
Зеленодольск районының 14 нче лицееның «Радуга» экоотряды тәрбияләнүчеләре «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә булдылар.
26 апрельдә Алабуга Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеен тантаналы рәвештә билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы – шагыйрьнең яңартылган скверында узды. Бу көнне сквер бәйрәм рухы белән тулды: татар җырлары, шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, ә катнашучыларның милли киемнәре бердәмлек һәм мәдәни мирасны хөрмәт итү рухын тудырды.
Туган як тарихы музее.
Лениногорскида махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган гражданнарны кабул итү булачак.
Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы күпфатирлы йортларда экологик өмәләр узды. Халык чакыруны энтузиазм белән кабул итте һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда актив катнашты.
Экологик икеайлык кысаларында Шәмәрдән ЛПУМГ хезмәткәрләре Шәмәрдән — Мичәнбаш юлы буенда өмә үткәрделәр һәм тәртип урнаштырдылар.
Йөзү буенча Нурлат районының ачык беренчелегендә безнең команда бик яхшы нәтиҗә күрсәтте!
Раил Галиәкбәров-Россия Чемпионы!
Бүген Алексин шәһәрендә коляскада йөрүчеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Безнең спортчыбыз Раил Галиәкберов Влад Беленко (Мәскәү) белән парда Мw8 классында барлык көндәшләрен ышанычлы җиңеп, ил чемпионнары булдылар.
Вакыйга урыныннан тренер Хәйем Исмаилов әйткәнчә: "Ниһаять, Раил, көмеш киртәне үтеп, алтын баскычка ия булды!Котлыйбыз!