ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында, РФ Хөкүмәтенең 1027 номерлы карары һәм читкә чыгаруга заявкалар нигезендә, «Росспиртпром» АҖ вәкиленә тартып алынган 372,55 литрлы алкогольле һәм спиртлы продукция тапшырдылар.

Хәзерге вакытта барлык продукция «Росспиртпром» АҖ мәйданчыгына алга таба юкка чыгару өчен чыгарылган.

Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Сады» базарында сатып алучылар һәм шәхси эшмәкәрләр белән семинар үткәрде. Бу семинарлар сатып алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык субъектлары белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды. Катнашучылар «кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

Татарстанда кулланучылар хокукларын яклау системасын үстерү чаралары кысаларында Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Байраш авылында яшәүчеләрне кабул иттеләр. Максат - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый агарту һәм консультацияләр бирү.

Тэги: кулланучылар хокукын яклау

25 апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Чернобыль АЭСындагы авариягә 40 ел тулу уңаеннан "Чернобыль – еллар аша караш" исемле Хәтер сәгате үткәрделәр

Тэги: Килдебәк авыл җирлеге

Татарстанда бүгенге көнгә 126 меңнән артык кеше төзекләндерү объектларын сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.

Татарстанда 2027 елда төзекләндерү планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлау буенча Бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты кысаларында илкүләм проектлар составындагы «Тормыш өчен инфраструктура» проекты нигезендә уза.

28 нче апрель көнне "Җәлил гимназиясе"нең актлар залында традицион юмор һәм иҗат бәйрәме — КВН уены булып узды, анда 5-7 нче сыйныф укучылары командалары катнашты.

"Җәлил гимназиясе" нең "Балачак" мәктәп театры Ләшәү - Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбе базасында үткәрелгән " Милли һәм этномәдәни белем бирү: традицияләр һәм заманча өстенлекләр" Бөтенроссиякүләм фәнни- гамәли конференциясенең "Тукай иҗатында табигать" номинациясендә җиңү яулады.

Россия Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган тантаналар кысаларында, 12–13 июньдә Казанга «Театр поезды» килеп җитәчәк. Бөтенроссия проекты Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International