ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Игътибар, квадроцикл яратучылар! Гомуми файдаланудагы юлларга эксплуатация кагыйдәләрен бозу каты җәзага китерә!

Казанда КДАТУ базасында «Евразия юллары» VII фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Росавтодор «РАДОР» Ассоциациясе белән берлектә видеоконференцэлемтә форматында автомобиль юллары белән идарә итүнең федераль һәм территориаль органнары вәкилләре өчен семинар уздырды. Семинар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм автомобиль юлларын карап тоту мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин катнашты.

Район мәктәпләрендә Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бөтендөнья белем бирү акциясе узды.

Ел саен 28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Р.К. Әхмәров Лениногорск шәһәрендә В. Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ҖАҖ сәнәгать һәм экологик куркынычсызлык үзәге вәкилләренең «Йогышлы этиологияле һөнәри авыруларны профилактикалау: ГЛПС»темасына доклад белән уртак киңәшмәсендә катнашты. 

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Инвестиция порталында invest.tatartan.ru һәм Инвестиция картасында investmap.tatarstan.ru инвестицион потециалга ия мәдәни мирас объектларны урнаштырды.

Алексеевск аграр көллияте федераль конкурс сайлап алуында җиңүче булды һәм студентлар отрядларында катнашучыларны укытуга грант алды.

Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган  һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган  гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.

  

Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу  хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.

    

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы терлекчелек калдыклары белән эш итү өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшерде.

2026 елның 27 апреленнән 10 маена кадәр Татарстан Республикасы халкына иксод талпаннары йоктыра торган инфекцияләрне профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирүне арттыру максатларында тематик «кайнар линия» һәм консультация пункты эше оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International