Төзүчеләр кардиология бүлегенә комплекслы капиталь ремонт ясаганнар. Аерым алганда, эчке бизәү эшләре башкарылган, эчке инженерлык челтәрләре һәм вентиляция системасы яңартылган, янгын сигнализациясе урнаштырылган.
Лесничество
Казанда 23 яшькә кадәрге күп балалы гаиләләрдән булган көндезге бүлектә укучы студентларны җир өчен салым түләүдән азат итәчәкләр.
Казан Совет районының 79 нчы номерлы экологик-технологик лицеенда «Мәктәп пикнигы» узды.
22 декабрьдән Алабуганың "Гуляй" паркында Кыш Бабай резиденциясе ачылачак. Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары көн саен бирегә чакырабыз. Резиденция 11 гыйнварга кадәр 15 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр эшли.
Яңа ел алдыннан Җәлил мәдәният йортында тылсымлы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең төп кунаклары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар булды.
Алар өчен оештыручылар һәм артистлар көче белән чын Могҗизалар дөньясы булдырылды. Кыш Бабай, Кар Кызы һәм аларның әкияти ярдәмчеләре катнашындагы театральләштерелгән матур постановка балаларны җанланып киткән Кышкы әкият атмосферасына күчерде.
Программа эчтәлекле һәм интерактив булды, яшь катнашучылар күңелле конкурсларга, хәрәкәтчән уеннарга дәртләнеп кушылдылар һәм матур чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Яңа ел шигырьләрен балаларның үзләре укуы күңелне нечкәртерлек мизгел булды, алар чын күңелдән илһамланып тамашачылар белән бәйрәм кәефе белән уртаклаштылар.
«Татнефть» компаниясеннән балаларда шатлык һәм елмаюлар тудырган татлы бүләкләр тапшыру бәйрәмнең традицион һәм күптән көтелгән тәмамлануы булды. Бу көн балалар өчен онытылмас хисләр, җылылык һәм Яңа ел могҗизасына ышаныч чыганагы булды.
2025 елның 17 декабрендә Хлыстово авылында яшәүче Гатиннар гаиләсе гаилә тормышының алтын юбилеен билгеләп үтте. Рәшит Шакир улы һәм Әнисә Сәмик кызы 18 250 көн буе бер юлдан баралар, тормыштагы ыгы-зыгыларны бергәләп җиңеп, зур казанышларын бәйрәм итәләр.