ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Республикада 1 апрельдән территорияләрне җыештыру буенча ике айлык  старт алды.

#Экояз 2026 конкурсы кысаларында Милли мәгариф үзәгенең 1нче гимназиясе укучылары “Канатлы дусларга ярдәм ит” экологик акциясендә актив катнаштылар.

 

          Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар,  айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.

          Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата  социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели.

          “Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

         Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия        Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Иске Шәйморза авылында яшәүче Мөшфикә Камалова 96 яшен билгеләп үтте

5 апрель көнне Казанда «Колибри» X Халыкара балалар иҗаты конкурсы узды. Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә үтте, ә оештыручысы – «Иҗат территориясе» фестиваль хәрәкәте.

Апрель – июль айларында Татарстаннан 3,2 мең кешене хәрби хезмәткә чакыру һәм җибәрү планлаштырыла

 

ЭКОяз-2026

Махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды

 

2026 елның 7 апрелендә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, ТР Дәүләт экспертизасында традицион иртәнге зарядка узды. Әмма монда физик активлык күптән инде календарь даталарына туры килмәгән – ул эш тәртибенең аерылгысыз өлешенә әверелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International