ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

 

Саба районында атказанган урманчы истәлегенә багышланган шахмат буенча шәһарара турнир тәмамланды. Безнең спортчылар тугыз беренче һәм бер өченче урын яулады — бу күркәм нәтиҗә!

 

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышлап  2026 елның 27 апрелендә 9.00 дән 11.30 га кадәр Апас районы администрациясе бинасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына бушлай хокукый ярдәм һәм 2026 елның 28 апрелендә 9.00 дән 11.30 га кадәр (84376) 22640 буенча хокук мәсьәләләре буенча “кайнар линия” оештырылачак.

Белешмәләр өчен телефон (84376) 22640.

ЭКОяз-2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Брест өлкә башкарма комитеты (Беларусь Республикасы) Рәисе Петр Пархомчик белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Петр Пархомчик җитәкчелегендәге Брест өлкәсе делегациясе Татарстанга эш сәфәренә килде.

7 апрель көнне Туктар авыл клубы китапханә белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан «Сәламәт булу-стильле, яки тормыш яшәргә лаек! " дигән мәгълүмати – агарту программасы үткәрде.». Сәламәт яшәү рәвешенең әһәмияте, яшелчә бакчасында яки тәрәзә төбендә үстереп була торган дару үсемлекләре, дөрес туклану, витаминнар сайлау турында сөйләделәр. Очрашу барышында чарада катнашучылар сәламәтлекне саклауның тикшерелгән рецептлары белән уртаклаштылар, гомерне озайту турында күп кенә яңа фәнни фактлар белделәр.

Тэги: Туктар авыл клубы

          Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.

Башкалада Россия экспертизалары ассоциациясе әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды. Чарада Россиянең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, идарә һәм Ассоциациянең методик советы әгъзалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International