Әти кеше дөньяви эшләр белән мәшгуль. Шуңа да баланы тәрбияләгәндә күп мәшәкать әниләр өстенә төшә. Ләкин бала тәрбиясендә әтиләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. Әти назына малайлар да, кызлар да берүк дәрәҗәдә мохтаҗ. Әти мәхәббәтенә төренеп үскән балалар бәхетле һәм үз максатына ирешүчән булып үсә. Кыз бала булачак тормыш иптәшен әтисенә охшатып сайлаячак. Ул әтисенә карагач, ир-атны чын ир-ат итә торган сыйфатларны күрергә тиеш. Кыз баланы әни кеше тәрбияләргә тиеш, дип уйлау шулай ук ялгыш фикер. Нәкъ менә әти кыз балада назлылык сыйфатларын тәрбияли дә. Кызлар әтиләрен Җирдәге иң көчле кеше дип саный, шуңа күрә алар үзләрен нык сак астында итеп тоя. Баһадир гәүдәле ир-атларның кызының кечкенә генә кулларыннан җитәкләп баруы нинди матур күренеш бит!
7 апрель көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында “Мин – Әти кызы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрелде. Әлеге чарага әтиләр кыз балалары белән чакырылган иде. Чараның спикеры Мөдәрис хәзрәт Гыймранов “Әти белән кыз бала арасындагы мөнәсәбәт” темасына үтемле вәгазь белән чыгыш ясады. “Минем әтием тавышы” уенын уйнау, әти белән бала арасындагы ярату, элемтә барлыгына инандырды. Чара ахырында бергәләп “Салфетка куйгыч ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
Чишмәбаш авылында (758 кеше яши) «Мәдәният» милли проекты буенча заманча клуб төзелде. Күптән түгел монда шашка уены узды — балалар кызып хәрәкәтләрне уйлап, стратегияләрне тикшерде.
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре объектында планлы эшләр үткәрү
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Казанка» АФ ҖЧҖендә еллык техник карау уздырылды
Туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба гимназиясенең мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп бусагасында кунакларны музей мөдире, тарих укытучысы Нурия Гаяз кызы каршы алды. Ул катнашучыларны музейның барлыкка килү тарихы, аның төп бүлекләре, оригиналь экспонатлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәп бинасының үсешен чагылдырган төрле еллардагы фотосурәтләрне, чыгарылыш сыйныф укучыларының альбомнарын күрсәтте, шулай ук укытучылар һәм гимназия укучыларының истәлекләрен сөйләде. Катнашучыларда күренекле якташларыбыз-укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары турындагы материаллар зур кызыксыну уятты. Экспонатлар буыннар элемтәсен тирәнрәк тоярга һәм җирле халыкның район тарихына керткән өлешен күрергә ярдәм итте.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
Татарстан Республикасында 6 апрельдән 12 апрельгә кадәр уза торган Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы кысаларында Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты. Чаралар Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
5 апрель Байраш авыл мәдәният йортында «Интернетта куркынычсызлык» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.