ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

«Звездный» базасында «Фәнсар» мәктәбенең һәм бердәм дәүләт имтиханына, төп дәүләт имтиханына һәм «Олимп» предмет олимпиадаларына әзерлек мәктәбенең язгы сессияләре узды. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 120дән артык талантлы бала язгы каникулларын фәнни-интеллектуаль мохиттә уздырды.

Нурлатта «Эхо веков в истории семьи –Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы узды

Рус теленнән вакытыннан алдагы периодның БДИ нәтиҗәләре расланды.

Республика маркетинг үзәгендә бизнеска ярдәм итү максатларында  "Сәнәгать предприятиеләрен республика маркетинг үзәгендә  эшләргә өйрәтү " яңа бушлай укыту коралы кертелде. Бу корал Татарстан Республикасы предприятиеләренә яңа сату базарларын һәм продукцияне потенциаль кулланучыларны табарга ярдәм итә.

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенең һәм Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы булды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Рәисе, Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты. Чарада 2025 елга йомгак ясалды һәм 2030 елга кадәр бурычлар билгеләнде.

Болытлы.  , урыны белән яңгыр.

Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр явуы ихтимал.

          2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.

    

2026 елның 9 апрелендә Братиславада (Словакия) «Рус дөньясы» фондының «Aircraft» галереясында «Зур сугышта кечкенә шәһәрләр» күргәзмәсе ачыла.

          Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.

    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International