2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасы торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык игълан ителде
Хөрмәтле Алабуга халкы! 4 апрельдә сезнең Алабуга поликлиникасында диспансеризация узу мөмкинлегегез бар.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Язгы игелек атнасы» хәйрия акциясендә актив катнаштылар. Бу инициатива кысаларында ярдәмчеләр инвалидларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәттеләр, аларның йортларының чисталыгы турында кайгыртуны үз өсләренә алдылар.
Каникуллар - алар шушы 7 көн дәвамында вакытны файдалы итеп үткәрү, үзеңә нинди дә булса яңалыклар ачу һәм энергия алыр өчен иң яхшы мөмкинлек. Иштуган урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу мөмкинлекне, әлбәттә инде кулдан ычкындырмадылар.
Эксперт төркеме тарафыннан үткәрелгән бәяләү нәтиҗәсендә республика конкурсында җиңүче һәм призерлар билгеләнде.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2026 елда алгарышлы үсеш территорияләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган инвестиция проектларын карау эше дәвам итә.
2 апрель ел саен Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу көн данияле әкиятче, күп кенә тылсымлы әкиятләр иҗат итүче Г.Х. Андерсенның туган көне белән бәйле.
Өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы Чемпионатына уңышлы старт бирелде. Казанда 2026 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды.Команда разряды.Ир-атлар арасында Исмаилов Хайем,Галанов Павел,Вәлимөхәммәтов Гадел,Вәлиуллин Әлфис һәм хатын-кызлар арасында: Исмаилова Динара, Шиһапова Камилла,Ищенко Екатерина,Гайнуллина Алиса бронза медальгә ия булды.3 апрельдә ялгыз,парлы һәм парлы катнаш разрядлар старт ала.Сабалыларга уңышлар телик.
Татарстанда ислам финанславы кысаларында ташламалы продукт — «Иджара – җитештерүне үстерү» гамәлгә ашырыла. Ул иң аз түләүләр белән 5 елга исәпләнгән. Продукт Россия ислам институты һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә эшләнгән.