ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2026 ел
якшәмбе

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан туу бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм.

Пасха дин тотучыларда рухи яңарышка, яратуга һәм мәрхәмәтле гамәлләр кылуга омтылышны тагын да көчәйтә. Миллионлаган христиан ихлас йөрәктән илаһи васыятьләрне тоту –  үз инануларыннан тайпылмау, туктаусыз игелекле хезмәттә булу, тирә-юньдәгеләр белән татулыкта һәм дуслыкта яшәү өчен тырышлык куя.


11
апрель, 2026 ел
шимбә

9 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында «Җырлап яшәлгән гомер»дигән юбилей кичәсе булып узды. Саба районы һәм авыл халкы яраткан Иванова Светлана халык мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яратуның ачык үрнәге булып тора. Кечкенәдән үк ул авыл клубында чыгыш ясый башлый, радиодан җырлар тыңлап өйрәтә, профессиональ артист булырга тели. 1999 елда Алабуга мәдәни-агарту училищесын уңышлы тәмамлап, Светлана мәдәни-ял итү эшчәнлеген оештыручы вазыйфасында мәдәният белгече була. 26 ел дәвамында Иванова Светлана Иштуган мәдәният йортының «Тюрагай» удмурт фольклор коллективы җитәкчесе булып тора.Җырчы һәрвакыт сәхнәдә, иҗади кешеләр һәм яраткан тамашачылар арасында. Ул үз коллективы белән һәрвакыт игътибар үзәгендә, төрле дәрәҗәдәге конкурслар һәм фестивальләр лауреатлары. Сәхнәдән юбилярга бик күп теләкләр әйтелде, кичә кунаклары бүләкләр алып килделәр.  Котлау сүзләре белән Иштуган авыл җирлеге башлыгы Д.М. Гайнетдинов, «ТР Саба районы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе» җитәкчесе макаров А.В.,Х. Тимербаев җитәкчелегендәге "Саба чишмәләре"иҗат коллективы, туганнары, авылдашлары чыгыш ясады.Чарада шулай ук Татарстан Республикасыннан чакырылган коллективлар катнашты: «Сактон»удмурт халык фольклор ансамбле(Кукмара районы), «Рябинушка»рус халык ансамбле(Теләче районы Ачы авылы), «Мирас»татар фольклор коллективы(Саба районы ,Кече Шинар мәдәният йорты), «Нардуган»керәшен этнографик коллективы( Субаш авылы ,Теләче районы), «Умырзая»татар фольклор коллективы(Иштуган мәдәният йорты) .Чара оештыручыларга, кичә кунакларына рәхмәт сүзләре һәм юбиляр Иванова С.С. белән чәчәкләр һәм бүләкләр арасында фотосессия белән тәмамланды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

2026 елның 12 апреленә һава торышы фаразы

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» 11 нче Мәскәү яшьләр форумында катнаша.

Чара РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Нобель залында (Мәскәү) уза.

Форум 2015 елдан бирле уза, чараның инициаторы-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Бүген УНИКС концертлар залында зона этаплары нәтиҗәләре буенча суперфиналга үткән яшь талантлар җыелды. Быел 10 зона этабында катнашучылар саны 50 000 кеше тәшкил итте, 20 000 – ярымфиналга чыкты, алар 2 639 иҗади номер тәкъдим иттеләр.

 

Өлкән тәрбияче Земфира Ямалова юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау проектын тәкъдим итте. Татарстанның 100 балалар бакчасы арасынан финалга бары 20се узды — шулар арасында безнең «Радуга» да бар.

 

12 апрельдә сәгать 18:00дә ТНВ телеканалында Кукмара районына багышланган чыгарылыш булачак. Тамашачыларны матур пейзажлар, гореф-гадәтләр һәм якташларыбызның илһамландыргыч хикәяләре көтә. Җибәрмәгез!

 

Кукмара районында өстәл теннисы буенча «Район Башлыгы Кубогы»ның Беренчелегенең беренче этабы узды. Ир-атлар арасында иң көчле — Ильсаф Латыпов, хатын-кызларда — Динара Исмаилова.

10 апрельдә Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ансамбле Чувашиядә концерт белән чыгыш ясады. Концерт программасы Мариинский Посад шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә тәкъдим ителде һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International