Халыкара концлагерь тоткыннарын азат итү көне алдыннан Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов Урман Асты Шонталасы авылында яшәүче Рәисә Вәли кызы Ишниязова янына барды.
Алексеевск районында кулланучылар кооперациясе системасы аша авыл халкына ярдәм итү буенча эш башланды.
Быел беренче тапкыр кешенең космоска очуына 65 ел тула.
Балалар белән беренче космонавт Ю.Гагаринның биографиясе белән таныштырылды. “Звездный сын земли” китабыннан өзекләр, аның Клушино авылында узган балачагы турында хикәя укылды. Укучылар космонавт турында бик теләп укыдылар.
Космонавтика көне-илебез һәм аның геройлары өчен горурлык бәйрәме. Без балалар белән бергә Юрий Алексеевич Гагаринның Бөек Батырлыгы турында тарихны белүебезгә шатбыз.
«Барс Арена» спорткомплексында өстәл теннисы буенча «Район Башлыгы Кубогы» Беренчелеге дүртенче тапкыр уза. Турнир Татарстанның төрле районнарыннан һәвәскәрләрне һәм профессионалларны бергә җыйды.
Саклаубаш авыл җирлегендә Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан зур чара оештырылды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган утырышта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында хәбәр итте.
«Сәламәтлек саклау» юнәлешендә зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Агымдагы елда тармакның 96 объектына 3,4 млрд сумнан артык ремонт ясалачак.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, ул 12 апрельдә Пасха православие бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә иминлекне, шул исәптән янгын сүндерү иминлеген тәэмин итүгә, гыйбадәт объектларында һәм аларның территорияләрендә җәмәгать тәртибен саклауга юнәлдерелгән көчәйтелгән чаралар күрергә кушты.
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.