ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Сагына сине Сөн буйларың"

Бүген бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының егерме бишенче утырышында "Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында"  Татарстан Республикасы законы кабул ителде.

Искәртик, сессия  эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнаша. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).

16 нче  февраль көнне Чалманарат авыл китапханәсендә герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган " Җыр булып яңгыраган гомер " исемле әдәби кичә үткәрелде.

Россия студотрядлары көне алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Казан төзелеш архитектура университеты төзелеш студентчылык отряды белән очрашты.

15 февральдә М.Җәлилнең 111 яше уңаеннан “Җәлилнефть” идарәсенең Хезмәткә Дан музеенда узды - биредә мәктәп балалары арасында Җәлил шигырьләрен укулар булып узды.

“Авангард” җәмгыяте механизаторлары үз алларына техниканы язгы кыр эшләренә 25 мартка кадәр әзерләп бетерү бурычы куйган.

2017 нче елның 16 нчы февралендә “Арттерапия” социаль программасы кысаларында «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә Римма Гарапшина җитәкләгән районыбызның Балтач мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” исемле ветераннар клубы һәм язучы - Мәгмүрә Хөрмәтуллина катнашында хәйрия концерты булып узды.

Узган атнада районда эш сәфәре белән ТР Хәрби комиссары генерал Сергей Погодин булып китте. 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин эшче һөнәрләре төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты (WorldSkills Russia).

Очрашу Казан төзелеш көллияте территориясендә узды (Казан, Липатов ур., 25).

Алексей Песошинны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Казан төзелеш көллияте директоры Александр Проснев озата йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International