ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанга Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, “Россия-2018” оештыру комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешма рәисе Виталий Мутко килде.

Рәсәй Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Козак Рәсәйнең төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән капиталь төзелеш объектының барлык "яшәеш циклы" этапларында буенча мәгълүмат модельләштерү (BIM) технологияләрен кертү буенча "юл картасын" имзалады. Бу хакта 12 апрель көнне үткән Рәсәй Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау киңәшмәсендә ведомство башлыгы Михаил Мень хәбәр итте. "Юл картасы" проектлау, төзелеш (реконструкция, капиталь ремонт), капиталь төзелеш объектларын эксплуатацияләү һәм җимерү, төзелеш ресурслары классификаторы белән туры килгән төзелештә кулланыла торган норматив-техник документларын һәм смета нормативларын китерү процессларында милли мәгълүмати модельләштерү стандартларын эшләгәнне күздә тота.

Авыл хуҗалыгы шундый тармак инде ул – уңыш өчен елы буе эш алып барыла. Хуҗалыклар көзге чәчүгә чәчүлек орлыкларны агулау, минераль ашлама туплау белән мәшгуль.

12 апрель көнне Кама Тамагы штп паркында экологик акция узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әтиләр Советы һәм Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары белән берлектә "Иң яхшы сыерчык оясы-2017" район конкурсында катнашкан барлык сыерчык ояларын урнаштырдылар.

Бүген, 13 апрель көнне Россиядә меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә.

 

Чирмешән район үзәк больницасы врач-терапевты укучылар алдында чыгыш ясады.

13 апрель көнне  үзәк китапханә хезмәткәрләре  мәдәният йортының тантаналар залында Фарсель Зыятдиновка 80 яшь тулу уңаеннан “Кылган эшем, көчем - халкым өчен!”  кичәсен уздырды.

Чәчү кампаниясен уңышлы үткәрүенә,  уңышның сыйфаты һәм  шулай ук хуҗалыкның нәтиҗәлелеге дә бәйле. Әлмәт районында язгы кыр эшләре старт алды. Чаралар арасында - көзге культуралар астына минераль ашламалар кертү һәм тукландыру. 

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре Казан шәһәренең санитар-экологик торышын тикшерде. Чүплекләрнең берсе Совет районында Аркылы Нокса урамында табылды. “Чүп өеме шәһәр кешеләренең әйләнә-тирә мохиткә культурасыз, ихтирамсыз мөнәсәбәте нәтиҗәсендә барлыкка килде”, - ди бу урында яшәүчеләр.

12 апрель көнне Михайловка авыл мәдәният йорты директоры авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән тематик әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында презентация күрсәтелде, әңгәмәдән соң интеллектуаль викторина узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International