ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2017 ел
җомга

Казан командасы Волгоградның "Спартак" командасына каршы сериядә исәпне тигезләде.

Район администациясендә “Менделеевск” моношәһәр программасын тормышка ашыру буенча киңәшмә утырышы булды. 

Спартакиаданың йомгаклау өлешендә авыл һәм шәһәр зоналарында беренче урын алган командалар көрәш, волейбол һәм мини-футбол ярышларында көч сынаша.

Бүген район администрациясендә район Башлыгы Валерий Чершинцев “ТИСБИ” идарә университетының фәнни эшләр буенча проректоры Алексей Грязнов белән очрашты.

14 апрель көнне районның авыл хуҗалыгы һәм сатып алу Идарәсендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашында киңәшмә утырышы булды.

Объективта – кыргый табигать. Ике йөз эш: Россиянең иң ерак почмакларының табигый ландшафты, хайваннар һәм кошлар тормышыннан уникаль күренешләр, гади күз белән күреп булмый торган бу күренешләрне фотосөючеләр үзләренең объективына эләктергән. Бүген “Россиянең кыргый табигате – 2016” фотокүргәзмәсендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев булды. “Сихерли, - дип кичерешләре белән уртаклашты Министр.

2017 нче елның 14 нче апрель көнендә Скороходов Николай Александр улы һәм Валентина Михаил  кызының 50 еллык гаилә юбилее,  туе, узды.

Менә инде 50 ел бу ике адәм кулга кул тотынышып  чын мәхәббәткә ышанып, аны татып яши...

Бүген Татарстан Милли музеенда "Тарих эзләреннән" рәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Чараның төп оештыручысы - "Идел" республика яшьләр үзәге.

 

13 апрельдә район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Мотыйгуллин һәм Лаеш районы авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән берлектә Марий Эл Республикасы Волжск районы«Эмеково» ЧҖҖ хуҗалыгына барды. Визит барышында җитәкчеләр терлекчелекнең сөтчелек тармагын нәтиҗәле алып бару, терлекләрне асрау һәм ашату технологияләре, продуктның үзкыйммәтен киметү мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклаштылар.

2017 елның 7 апрель көнендә Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә 10 эшсез граждан һәм 1 мәшгуль булмаган инвалид "Сатулар буенча менеджер" һөнәре буенча укырга кереште.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International