Әниләргә, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырдылар.
Кичә "Казан" гаилә Үзәгендә берьюлы өч мәктәп укучылар өчен "Гаилә тәрбиясе әлифбасы" дәрес узды. Ул 9, 17, 25 номерлы мәктәп укучыла иде.
Дәресне Киров ГХАТ бүлегенең җитәкчесе Алёна Игорь кызы Савинова үткәрде.
19-20 апрельдә Иран Ислам Республикасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән булды. Татарстан делегациясе составына Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук республиканың эре сәнәгый эшханәләр җитәкчеләре керде.
21 апрельдә билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре халыкка үзенчәлекле бүләк ясадылар – район мәдәният йортында зур концерт күрсәттеләр. Әлеге кичәгә районның муниципаль хезмәт ветераннарын да чакырып тәбрикләделәр.Түрәләр-район җитәкчеләренең сәхнәдә чыгыш ясавы игътибарга лаек вакыйга шул, кичәгә халык тамаша залын тутырып килгән иде.
Мәгариф оешмаларына капиталь ремонт программасы кысаларында 2017 елда 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән – 7 коррекцион мәктәп һәм 110 мәктәпкәчә оешма. 2017 елның 6 апреленә 140 объектта эшләр бара, шул исәптән 27 гомуми белем мәктәбендә, 7 коррекцион мәктәптә һәм 106 мәктәпкәчә оешмада.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран мәгълүмат чараларына интервью бирде. Ул Татарстан делегациясенең Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәренең төп нәтиҗәләре турында сөйләде. "Без төбәк җитәкчелеге белән берничә нәтиҗәле очрашу уздырдык, алга таба уңышлы багланышлар өчен адымнарны билгеләдек. Татарстан һәм Хөрәсән-Резави провинциясе эшлекле даирәләре белән бизнес-форум үтте. Моннан тыш, без Мәшһәднең мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрендә булдык. Мин губернатор Али Реза Рәшидиянгә чараларны оештыруы өчен рәхмәтле", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Велосипедлар һәм турист палаткалары татарстанлыларны көтә. Призларны Казанда, Өмәнең Үзәк мәйданчыгында уйнатачаклар. #ЭКОяз2017 табигать саклау акцияләрендә катнашучының махсус флаерына ия булган һәркем катнаша ала. Флаерны генераль җыештыру үткәрүдә үзенең шәһәренә, районына булышкан кешеләр ала ала. Бары тик өмәгә чыгарга, территорияне чүптән арындыру буенча мероприятиедә катнашырга, бу турыда үзегезнең территориаль идарә (телефоннар түбәндәрәк күрсәтелгән) экологларына хәбәр итәргә һәм төп приз - велосипедка дәгъва иүчеләрнең берсе булып китәргә кирәк.
Республика районнарында көзге культураларны һәм күпьеллыкүләннәрне ашламалауга керештеләр.